Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һелен Фаллер. Татарстанның суверенитет хәрәкәте. Китапка күзәтү


Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы
Helen M. Faller. Nation, Language, Islam. Tatarstan’s Sovereignty Movement. CEU Press, 2011, 303 б.

Баштан ук шуны әйтеп була – Һелен Фаллерның бу хезмәте икенче бер американ авторы Katherine Graney'ның “Of Khans and Kremlins: Tatarstan and the Future of Ethno-Federalism in Russia” китабыннан үзенең тирәнлеге һәм чынбарлыкны дөрес чагылдыруы белән аерылып тора. Бәлки моңа авторның югары квалификациясеннән тыш, аның ел ярым Татарстанда яшәп алуы да сәбәптер.

Кереш сүздән үк укучы авторның кискен һәм объектив карашлы икәнен аңлый. Мәсәлән, “Шулай итеп, Татарстанның суверенитет хәрәкәте Татарстанда хөкем сөргән урыс культура һегемониясен нейтральләштерсә дә, ул социаль һәм сәяси структуралар тарафыннан чикләнде һәм шуңа күрә аның (хәрәкәтнең) милләт төзү амбицияләренә киртә салынды», дип ул үзенең позициясен ачыклый.

Фаллер ханымның төп максаты – татар телендә сөйләшкәннәр белән сөйләшмәгәннәр арасындагы фәлсәфи һәм чынбарлыкны кабул итүдәге аерманы өйрәнү. Ул, 1986 елдан башлап татарча сөйләшүчеләрнең дөньяга карашлары бик зур үзгәрешләр кичерүен ассызыклый. «...Милләт төзү суверенитетлы дәүләткә китермәгәч, аның теләнмәгән нәтиҗәсе булып татарча сөйләшә торган татарларның урысча сөйләшә торган күршеләреннән, коллегаларыннан, дусларыннан һәм хәтта кардәшләреннән ераклашу булып тора”, дип өсти. Шунысы да кызык, автор 90-нчы еллардагы милли хәрәкәтнең вакытлыча уңышларын, минемчә, нигезсез рәвештә деколонизация дип атый. Шулай да ул “деколонизация”нең Путин заманында бөтенләй диярлек юкка чыгуын таный.

Татар халкының тарихына тукталып, Фаллер ханым аны чиста болгарлардан чыккан дип бара һәм бу факт татарларның чыгышы берүк вакытта европалы икәнен һәм җирле халык буларак Чыңгызхан гаскәре белән берничек тә буталмаганын күрсәтә, дип өсти. Шунысы аяныч, автор берничек тә Чыңгызхан гаскәрләренең күпчелеге (80% ка якыны) төркиләрдән торганын белмәгән кебек. Шул ук болгарларның ата-бабалары – һуннарның да Чыңгызхан якларыннан чыкканы бүген инде беркемдә дә шик уятмый.

Дөресен генә әйткәндә, авторның татар тарихы өлкәсендәге киңәшчеләре һәм чыганаклары җитешле дәрәҗәдә түгеллеге күренә. Шулай да, ул татарның соңгы чор тарихын якынча дөрес чагылдырган дияргә була. Бигерәк тә, татар телен саклау һәм аны өйрәнү мәсьәләсе өлкәсендә. Мәсәлән, автор 1917 елда Казанда 31 татар мәктәбе булса, совет чоры азагына алардан бары берсе генә исән калганын ассызыклый. Татар теле тик авылларда гына укытылганын да өсти.

Автор шулай ук Татарстанның суверенитеты тарихын да яхшы тасвирлый. Суверенитет сүзен ул бик шома, аның нигезендә төзелгән килешүгә тиң термин дип өсти. Шулай да авторның Татарстан белән Русия арасында яңадан имзаланган килешүендә суверенитет сүзенең инде булмавын да билгеләп үтүен күрми калып булмый. Katherine Graney, мисал өчен, суверенитет әле дә бар, яңа килешү турында сөйләшүләр баруы шуны күрсәтә, дип исәпли. Ә Фаллер ханым 2006 елда Казанга кабат килгәндә анда беркемнең дә суверенитетны да, бәйсезлекне дә искә алмаганын бик ачык күргән.

Үзенең лингвистик тикшеренүләрен нигезләгәндә автор бүгенге көндә “татарлар үзләрен берләштерә алырлык милли идеягә таба юл тотмый” дигән нәтиҗәгә килә. Шул ук вакытта ул үзенең бер чыгарма очракка тап булуын – чиста идеологиягә бирелгән Фәүзия Бәйрәмованы очратуын, аның Чаллыда яшәп гомумтатар агымыннан инде ераклашуын билгеләп үтә. Автор үзенең татарга карата симпатиясен яшерми, әмма аны ул алдан ук билгеләнгән максат дип танымый. «Минем максатым – ничек итеп татар телендә сөйләшүчеләр дөньяны шул телдә сөйләшмәгәннәр белән чагыштырганда башка төрле итеп кабул итүләрен күрсәтү», ди Фаллер.

Китап сигез бүлектән тора. Һәр бүлектә татар телендә сөйләшүчеләрнең рус телендә генә сөйләшүчеләрдән ничек итеп аерылуы күзәтелә.

Беренче бүлектә автор урысларның Казанны алганда искиткеч ерткычлык күрсәтүенә тәфсилләп туктала. Шәхсән минем өчен бу вакыйга инде яңалык булмаса да, аның турында укыганда американ авторының язмасы соңгы кан тамырларына кадәр тетрәндерә. Ул шулай ук, шәһәр канга батырылганнан соң, алдагы гасырларда татарны аңа якын да җибәрмәгәннәрен яза. Ә инде оккупация режимы төзелеп беткәч, урыс хакимияте татарны аңлы рәвештә надан итеп тоту сәясәтен алып барды дип өсти. Нәкъ Америка үзендәге колларын уку-язуга өйрәтүдән тыйган кебек, ди ул. Татар халкы һәр мөмкинлектән файдаланып мәчетләр төзи, әмма аларны патша боерыгы белән җимереп, яндырып торалар. Мәсәлән, Елизавета боерыгы белән генә дә 400дән артык мәчет җир белән тигезләнә. Бераз җиңеллек бары тик Екатерина вакытында гына килә. Ул да моңа мөселман татар-башкортларның 1755 һәм 1774 елларда баш күтәрүеннән соң гына бара.

XIX гасыр азагында татар мәгърифәтенең үсешен тасвирлаганнан соң, Фаллер ханым аның бигрәк тә XX гасыр башында чәчәк атуына туктала. Моны ул төрле статистик мәгълүматлар белән нигезли. Шул ук вакытта урыс хакимиятенең татарны дөнья һәм урыс язучылары иҗаты белән таныштырудан тыйганын әйтә. Мәсәлән, Гоголь, Толстой һәм Пушкинның сатирик әсәрләрен татар телендә тарату урыстан көлүгә китерә ала дигән курку була. Шулай да 1905-1917 елларда бер Кәримовлар нәшрияты генә дә 1294 төрле китап һәм гомүмән 14 миллион данә әдәбият әсәрен басуга ирешкән. Шундый башка уңышларны китереп, автор 1917 елдагы Казан халкының милли торышын билгеләп үтеп, анда татарлар саны 22% тәшкил иткәнен күрсәтә. Шәһәрнең престиж урыннарын урыслар белән бергә яһүдиләр биләп торган. Шул ук вакытта, мөселманнар татар бистәсендә пычрак, тавышлы базарлар тирәсендә тупланып яшәгән. Бай һәм уңышлы сәүдәгәрләр үзләренең матур йортлары һәм хезмәтчеләре белән шунда яшәргә мәҗбүр булган.

XX гасырның социаль интеграциясе дигән бүлегендә автор Казан университетында укыткан һәм 1938 елны төрмәгә ябылган билгеле диссидент Евгения Гинзбургны тикшерүче аның татар телен белгәне өчен «хыянәтче» дип сүккәне турында яза. Большевик урыс чиновниклары Казанда татар телен белергә тиеш булсалар да, ул эштә алар уңышка ирешмәгән. Дөрес, Икенче дөнья сугышы вакытында татарлар бераз урыс телен дә белә башлаган, ди автор. Сугыш нәтиҗәләренең берсе итеп автор аннан кайткан татарларның аракыга сабыша башлавын, аларның урыс кебек күпләп эчүгә керешүен атый. Шул чордан соң татарлар урыслар кебек аракылы табыннарда тостлар әйтә башлап, исергәнче эчү гадәтен дә алган, дип яза ул.

Мәдәният өлкәсенә кагылып, автор совет дәүләте татар культурасын өч төрле юл белән юк итте дип яза. Беренчедән, мәдәни катламны – сәясәтчеләрне һәм интеллигенцияне үтерделәр, сәяси урыннарыннан һәм ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Икенчедән, урыс булмаган милли мәдәниятләрне универсальләштерелгән (советлаштырылган) культура формаларында һәм урыс телендә бирелде. Өченчедән, татар телендә сөйләшүчеләр совет хакимияте эшенә катнаштырылса да, аларның иҗтимагый урыннары этник урысларныкыннан нык аерылып торды.

Шулай да автор менә шушы «мәдәни геноцид» бары тик татарга гына хас булган феномен түгел дип өсти. Барлык урыс булмаган халыклар шуңа дучар ителгән, ди ул.

Автор Татарстанда урыс чиновниклары гына түгел, ә бары тик урысча сөйләшә торганнары да, үзләренең татар телендә сөйләшә торган коллегаларыннан көлгәннәрен яшермәве турында яза. Бу турыда күпсанлы мисалларны укыганда халкым өчен авыртулар кичерми мөмкин түгел. Автор, «2006 елның июнендә тагын Казанга килгәч, мин андагы телевидениене тулысынча һәм уңышлы гына ре-советизация (кире совет стиленә кайтуны) үткән итеп таптым», дип, бүгенге Путин Казанына туры бәя бирә.

Икенче бүлек СССР таркалу алдында Татарстанда коммунист партиясенең татар һәм рус телендәге басмаларның редакторларына килгән хатларын чагыштыра һәм алар арасында тормышны бер-берсе белән килешә алмый торган рәвештәге аерманы чагылдыруларын күзәтә. Автор үзенең эзләнүләрен 90-нчы елларда чыккан ике коммунист гәзит – «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан»га килгән хатлар аркылы башкара. Ике гәзит тә берүк бинада урнашып, беренчесе, татар теллесе, күберәк авыл халкы турында, ә икенчесе, урыс теллесе – шәһәр хәлләре турында яза. Бу инде социализмның шушы соңгы чорында башкала Казанның нигездә урыс теллелеген, ә авылларның татар теллелеген күрсәткән бер билгесе иде, дип яза автор. Ул өйрәнгән чорда «Ватаным Татарстан» укучыларыннан һәр ел 22 000 хат алган. Бу хатларны өйрәнгәндә автор аларның авторларының ике телле, ә урыс телендә язучылар бары тик бер телле икәнлеген ачыклаган. Татар хатларында, күбесенчә, гади тормыш мәсьәләләре кузгатылса, урыс телле хатларда, сәяси мәсьәләләр дә күтәрелгән. Мәсәлән, рус телле хатлар Татарстан суверенитетының СССР, йә Русия кануннарына туры килү-килмәве турында булса, татар телендәге хатларда андый нәрсәләр бөтенләй булмаган. Аларда, күбесенчә, урыс шовинизмының татар сәясәтчеләренә каршы булуы һәм аларның татар теле, культурасы һәм сәяси автономиясен яклаганнарына рәхмәт әйтүләре күзәтелгән. Шул ук ике гәзит редакцияләренә килгән хатларда татарлар, хәрби хезмәттә яки башка урыннарда яшәсәләр дә, туган ил яки туган як дип Татарстанны кабул иткәндә, урыслар туган ил дип бөтен совет илен яки Русияне саный икән.

Татар телендәге хатлар, шулай да, алга таба бик кискен сәяси мәсьәләләрне дә күтәрә башлаган. Мисал өчен, Мәскәүдән килгән бер хатта «Ни өчен президент һәм парламент БМОга һәм чит илләргә Татарстан суверенитетын тану турында мөрәҗәгать итмәделәр? Ни өчен тикшерүчеләр, судлар һәм милиция әле дә булса Русия кулында? Һәм нигә алар безгә коралланмаган милиция оештырырга рөхсәт бирмиләр?», дип язган.

Өченче бүлектә татар алфавитының акробатик рәвештә гарәптән латинга, латиннан кириллицага һәм тагын латинга күчү хәлләренә анализ ясала һәм аларның һәрберсе татар нинди булырга тиеш дигән идеяне чагылдырганы күрсәтелә. Монда шулай ук 1999 елда Татарстан хөкүмәтенең латин нигезендәге алфавитны кабул итүе турында сүз бара. Татарлар 1939 елдан башлап урыс (кирилл) алфавитын куллана. 2002 елны Русия Думасы яңа латин алфавитын канунсыз, милли иминлеккә янау дип табып, Русия федерациясендәге барлык дәүләт телләре кирилл язмасын кулланырга тиеш дип карар кабул итте. Шул ук елны мәктәпләрдә латин алфавитын өйрәнү дәресләре туктатылды. 2004 елда Татарстан хөкүмәтенең латин алфавиты гаризасы Русиянең югары мәхкәмәсендә кире кагылды. Автор, элекке СССР-дагы төрки милләтләренең тел, алфавит тарихы буенча эзләнүен башкарганнан соң, урыс культурасы һәм урыс сәяси һегемониясе җәелгән илдә латин алфавитын куллануны урыслар Русиянең дәүләт идеясен кире кагу итеп кабул итә, ди.

Дүртенче бүлек татар милләтен төзүчеләрнең Татарстан халкын үз дәүләте булмаган шартларда милләткә әйләндерү идеяләрен өйрәнә. Аны автор бер эшче керәшен хатыны сүзләре белән башлый. Ул хатын өчен урыс теле һаман да өстенлеккә ия, ул демократларны сүгә, совет заманын сагына, Путинны яклый, чөнки Русиягә каты куллы хуҗа кирәк, ди бу карт эшче. Мондый карашларның киң җәелгәнен раслый автор. Ул 1998 елда Казанга килгәч, суверенитет идеясенең анда популяр булмавын күрә. Аны ул күбесенчә 1997 елда булып узган кризис белән бәйли. Чөнки бик күп кеше үзләренең еллар буена җыйганнарын югалтты дип өсти ул.

Төрле капма-каршылыклы хәлләр турында язып, автор хөкүмәт тарафыннан куркыныч экстремист итеп читкә тибелгән, Татарстанның күренекле радикал һәм капма-каршы фикерле Фәүзия Бәйрәмованың татар галимнәре белән яхшы бәйләнештә булуын искә алып китә.

Милли идеологиягә кагылып, автор татар милләте төзүчеләрнең принципиаль идеяләре булып тәртип, тәрбия, татар исламы һәм сабырлык дигән культура үзенчәлекләре тора дип яза. Шуңа моң, экология һәм таза ленинизм өлеше дә өстәлә дип раслый ул. Бу бүлектә Фаллер ханым шулай ук Р. Хәкимов, Р. Сафин тарафыннан билгеләнгән татар юлына тукталып үтә.

Бишенче бүлектә мәдәни һәм лингвистик яктан караганда Казанның татар карамагында булуы Татарстан милләтен төзүдә фундаменталь шарт булып торуы әйтелә. Советлашу сәясәте нәтиҗәсендә урыс булмаган лингвистик һәм культура элементлары Казаннан читләштерелгән шартларда, татар милләтен төзүчеләр татар телен һәм татар культура объектларын Казанның шәһри күләменә кертеп Татарстан милләтчелеген ныгытырга тырыштылар. Ләкин хакимият йомшаграк булып, шул процесска Казан үткәннәреннән русларныкын да кертеп, аның әһәмиятен какшатты, дип өсти автор.

Автор бу бүлектә Казанны үзгәртеп коруга зур урын биргән. Азатлык укучыларының бу хакта болай да мәгълүматлы булуын истә тотып, бу бүлеккә аерым тукталып тору урынлы булмас. Тик шуны гына искә алып китәсе килә – автор Кол Шәриф мәчетенә нигез казыганда табылган кеше сөякләре турында җентекләп язган. Аны бу турыда сораулар биргәч Казан кирмәне тыюлыгында эшләгән тарихчы Фаяз Хуҗин тупаслыгы бик нык рәнҗеткән.

Алтынчы бүлек ничек итеп совет милләт категорияләре идеологияләр белән капланып, алар арасындагы аермаларны мөһимләштергәнен, Татарстан халкының ике төрле, бер-берсе белән көрәшә торган милли идеологияләр – берсе фенотип һәм икенчесе – шәхси эмоцияләр яки «эчке дөнья» нигезләренә бәйләнгән икәнлеген чагылдыра.

Татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кагылып, автор бу ике милләтнең генеалогик яктан бер икәнлегенә ышануын белдерә. Автор татар исеменең ничек килеп чыкканын, минемчә, дөрес аңлый алмаган, әмма урысларның татарга карата тискәре карашлары шул исем аркылы билгеләнгәнен күрми кала алмаган. Алар, мисал буларак, «Иван Грозный», «Андрей Рублев» кебек кинофильмнарда бирелгән татар фенотипы (монголоид җәлпәк, кара битле, кара кысык күзле һ.б.), аркылы нык ачыклана. М.Җәлилнең "Алтын Чәче", нәкъ шундый тискәре карашларны, алар безнең турыда түгел, без болгарлар, үзебез шул «татардан» интеккәннәрдән дип, кире кагу мисалы.

Авторның бу бүлектә иман нуры дигән аңлатмага тукталып, төгәл һәм матур мисаллар китерүен бик уңышлы күренеш дип билгеләмичә булмый.

Җиденче бүлек татарлыкны билгели торган меланхолик җыр жанры – моңны өйрәнүгә багышланган.

Сигезенче бүлек Советлар берлеге таркалганнан соң Казан халкының төрле фикерле халыкка әверелүен тикшерә. Моны автор бигрәк тә мәктәп балаларының Чечня турындагы фикерләре буенча күзәтергә була дип өсти. Фаллер ханым китабын «Татарстан суверенитеты өчен сәяси хәрәкәт киңкүләмлелеген югалтса да, аның иҗтимагый йогынтысы әле һаман да зур тәэсиргә ия» дигән нәтиҗә ясый.

Минем фикеремчә, Фаллер ханым яхшы, төпле, профессиональ хезмәт язган. Ул, һичшиксез, Американың «фикер кисмәкләрендә» (тикшеренү үзәкләрендә) кулланылып, аның Русиягә карата, Татарстанга карата сәясәтендә дә чагылмый калмас дигән зур ышаныч бар. Иң мөһиме, автор татарлар турында зур ихтирам белән язган һәм шуның өчен без аңа рәхмәтле булырга тиешбез.

Вил Мирзаянов
галим, татар милли хәрәкәте активисты
XS
SM
MD
LG