Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:32

Гаяз Исхакый турында яңа китап дөнья күрде


Әдип турында китапны чыгаруда "Җыен" фонды ярдәм күрсәтте

Әдип турында китапны чыгаруда "Җыен" фонды ярдәм күрсәтте

“Шәхесләребез” сериясенең чираттагы китабы – язучы, милләт лидеры Гаяз Исхакый турында. 27 гыйнвар китапның тәкъдим итү кичәсен Чистай якташлыгы уздырды. Интернетта яшьләр моңа кадәр “Җыен” фонды ярдәме белән басылган “Шәхесләребез” сериясенең чыккан барлык хезмәтләрдән дә иң саллысы һәм кызыклысы Гаяз Исхакыйныкы дип бәяләде.


Фәнни җыентык 927 битлек. Гаяз Исхакый турындагы хезмәт 8 бүлектән тора. Биредә әдипнең биографиясе, тәрҗемәи хәле, язучының Шиһабетдин Мәрҗәни, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Исмаил Гаспралы кебек татар зыялылары турында язылган мәкаләләре урын алган. Китапка мөһаҗирлеккә киткәч, иҗат иткән әсәрләре дә бар. Аның васыятьнамәсен укырга мөмкин. Аерым бүлектә хатлары тупланган. Гаяз Исхакый кызы Сәгадәткә, аның әтисенә язган шәхси хатлары, Максим Горький белән хат аша аралашуларын укып була. Китапта шулай ук язучының фикердәше Муса Бигиевның хатлары урын алган. Бер бүлеккә архив материаллары тупланган. Китапка 147 документ кергән. Шулай ук китап авторлары Гаяз Исхакый турында басылган, чыккан хезмәтләренең библиографиясен урнаштырганнар.

"Исхакый турында роман язучылар өчен нигез бар"

Саллы хезмәтне башкарып чыгаручы галимнәр – Сөләйман Рәхимов, Зөфәр Мөхәммәтшин, Айрат Заһидуллин.

Сөләйман Рәхимов бу китапны чыгаруда күп кешеләрнең ярдәме, өлеше зур булды дип әйтте.​

Сөләйман Рәхимов

Сөләйман Рәхимов

“Гаяз Исхакый иҗаты белән беренче тапкыр очрашуым 1979 елда Әстерханда булды. Шундагы Яңа Болгар дип исемләнгән авылда экспедиция вакытында кулыма язучының “Зиндан” повесте килеп керде. Аның тышлыгына Гайшә Әхтәмова исемле мөгаллимә каләм белән: “Бу бөек татар язучысының әсәрләрен укыганда җан рәхәтен тоясың, ял итәсең. Бүгенге фаҗигале тормышымның бөтен авырлыкларын онытып торам, рухланам, көч алам”, дип язган. Вакытына күз салсаң, 1937 ел дип теркәлгән. Авыр елларда Гаяз Исхакый милләттәшләренә рухи көч биргән.

70 ел дәвамында үзе, иҗаты бик астында булды. Яңадан халыкка аның иҗатының кайтуында мәрхүм әдипләребезнең хезмәтен искә алырга кирәк. Профессор Ибраһим Нуруллин ялгызын обкомга йөрде, идеология бүлегендәге түрәләр белән каты бәхәсләшеп һәм нәтиҗәдә күнектереп, Исхакыйга кайту юлын ачуга иреште. Фәнүз Мәхмүтов, Рашат Гайнанов, Альберт Фәтхи, Рашат Әмирхан, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев – болар барысы да Гаяз Исхакый дип авыз ачарга ярамаган куркыныч елларда аның турында материалларны бөртекләп җыя башлаган шәхесләр.Күп кенә документларны, фотографияләрне Төркиядәге милләттәшләребез җибәрде.

Бу хезмәттә бик күп кызыклы фактлар бар, аның тормышы гаҗәеп була, маҗараларга бай. Романистлар өчен менә дигән чимал”, ди Сөләйман Рәхимов.

Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү дәвам итә

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галиме Зөфәр Мөхәммәтшин, Гаяз Исхакыйның чираттагы томнары редакцияләнеп, нәшергә тапшырылырга әзерләнә, дип әйтте. Апрель аенда берничә томы сатуга чыгарга тиеш, ди ул.

"Курчак туе"ннан өзек

"Курчак туе"ннан өзек

“Гаяз Исхакый язучы гына түгел, ул – чын милли лидер. Сәясәтче буларак, ул мөһаҗирлектә формалаша, милләт үсешенең концепциясен булдыра. Аның бу хезмәтләре чит илдә нәшер ителгән “Яңа милли юл” журналында, “Милли байрак” газетасында дөнья күрә. Гаяз Исхакыйның 180дән артык мәкаләсе билгеле. Алар барысы да укучылар хозурына аның аерым томында тәкъдим ителәчәк”, ди Зөфәр әфәнде.

​Кичәдә Гаяз Исхакыйның шәхесе турында күп сөйләделәр.

“Гаяз Исхакый үзен югары бәяләгән. Талант икәнен аңлаган, ләкин шул ук вакытта бу никадәр җаваплы булганына да төшенгән. Ләкин милләт эшенә ул тулысынча фанатикларча ихлас бирелә. Барлык акчаларын гәзит, журнал чыгаруга тоткан, үзе ачлы-туклы яшәгән вакытлары да була.


Әдип турында яңа кызыклы фактлар укучыны җәлеп итәчәк

Гаяз Исхакый тиз уйлый, шундук карар чыгара белүче тәвәккәл кеше була. Аның тормышыннан бер мисал. 1906 елда ул жандармнар күзәтүе астында була, алардан качып йөри. Бермәл Бауман урамында барганда караса, артыннан жандарм бара икән. Ничек качарга, ычкынырга? Чиркәү янына якынайгач, Гаяз Исхакый чукына башлаган. Жандармнар моны күрүгә: “Һәй, ялгышканбыз икән бит, бу Гаяз Исхакый түгел ләбаса!” дип китеп барганнар.

Гаяз Исхакыйның исеме һәр татарга таныш, ул ихтирамга лаек шәхес була. Моны үз файдасына кулланган кешеләр дә була. Мәсәлән, Әстерханда Гаяз Исхакый дип үзен таныштырып, милләт фондына акча җыям дип татар гәзите редакциясенә бер адәм кергән була. Бу чын факт, моның турында гәзиттә язылган.

Әдип бик сабыр кеше була. Нинди генә михнәтләр, җәберләүләр күрмәсен, зарланмый. Аның кызы да әтисе турында шулай дип яза. Каты авырган чагында да түзгән. Ул ашказанындагы яман шештән интеккән дигән фаразлар бар” дип сөйләде Сөләйман Рәхимов. Бу кызыклы тарихлар, фактлар турында яңа чыккан хезмәттә дә урын алган.

Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин

Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин

2013 елда әдипнең тууына 135 ел була. Кичәдә бу уңайдан аңа багышланган альбом чыгарырга кирәкле әйтелде.

​Китап "туе"нда Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Татарстанның Казакъстандагы элекке вәкаләтле вәкиле Илдус Тарханов, татар зыялылары, язучының якташлары бар иде. “Казан” милли-мәдәни үзәктә узган кичәдә Чистайның Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның музеендагы кайсыбер экспонатлар да тәкъдим ителде. Камал театры артистлары Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган "Курчак туе" спектакленнән дә өзек күрсәтте.

Китап Казанның “Нур-маркет” кибетендә сатуда бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG