Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Һиндстан Ираннан нефть алуны киметергә уйламый


Һиндстан Ираннан нефть алуны киметергә уйламый. Бу хакта ил өчен Иран нефтенең мөһимлеген ассызыклап Һиндстан финанс министры Пранаб Мукерджи белдерде.


Һиндстан барлык куллана торган нефтьнең 12% ка якынын Ираннан ала.
Вашингтон Иранның атом программасы сәбәпле басымны арттыруны максат итеп Азия илләрен Тәһраннан нефть алуны киметергә чакыра.


АКШ һәм аның беректәшләре Иранны атом коралы булдырырга җыенуда гаепли. Иран моны кире кага.

XS
SM
MD
LG