Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзәк сайлау комиссиясе Явлинский өчен җыелган имзаларның 3% гына ялган булуын таныды


“Яблоко” партиясен булдыручыларның берсе Григорий Явлинский Үзәк сайлау комиссиясеннән рәсми хат алган. Анда аның өчен җыелган имзаларга анализ ясалган. Бу хакта Явлинский үзенең блогында яза.

Хатта аның Русия президентлыгына намзәт итеп теркәү өчен җыелган имзаларның бары 3%тан азы гына дөрес түгел дип әйтелгән. Калган 23% имзаларда “башка төрле төгәлсезлекләр” ачыкланган. Әлеге “башка төрле төгәлсезлекләргә” нигездә электрон почта аша килгән һәм принтерда чыгарылган имзалар кергән.

Үзәк сайлау комиссиясенең ике миллионга якын имзаны дөрес дип табуы Явлинский фикеренчә, аның тарафдарларының зур уңышы турында сөйли. Ул әлеге имзалар бер айдан да кимрәк вакытта һәм яңа ел яллары вакытында җыелганын әйтә.
XS
SM
MD
LG