Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан хакимияте талиблар белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра


Әфганстан хакимияте талиблар белән турыдан-туры сөйләшүләр башлауны планлаштыра. Әфган түрәсе хәбәр итүенчә, бу очрашу Согуд Гарәбстанында узачак. Президент Хәмит Карзаи хакимияте һәм Әфганстанның тышкы эшләр министрлыгы киләчәк сөйләшүләр турындагы хәбәрләрне расламады.

Шул ук вакытта Әфганстан дөнья югары шура вәкиле Исмәгыйль Касимйар безнең радиобызга бу очрашуга зур өметләр баглавын һәм сөйләшүләрнең якын арада Согуд Гарәбстаны яки Төркиядә узачагын әйтте.

Аның сүзләренчә, әлеге башлангыч Катарда АКШ вәкилләренең талиплар белән сөйләшүенә бәйле түгел. Әлеге очрашуны ул ышаныч күперен булдыру чарасы буларак тасвирлады.
XS
SM
MD
LG