Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшк янындагы бистәләрдә бәрелештә тугыз кеше үлгән


Сүрия башкаласы Димәшк шәһәре янындагы бистәләрдә хөкүмәт көчләре белән бәрелешләрдә ким дигәндә тугыз кеше үлгән. Тагын 45ләп кеше кулга алынган. Бу хакта DPA агентлыгына Сүрия хокук яклаучылары хәбәр итте.

Активистлар мәгълүматларына караганда, солдатлар Димәшк халыкара һава аланы юлында тупланганнар.

SANA рәсми агентлыгы хәбәр итүенчә, илнең үзәк өлешендәге Хомс вилаятендә террорчылар газүткәргечен шартлаткан.

Бүген Гарәп дәүләтләре лигасы БМОга Сүриядәге кризисны җайлау планын тәкъдим итәр дип көтелә.

Кичә кич хөкүмәт көчләре элегрәк оппозиция кулында булган Димәшкның көнчыгышындагы шәһәр яннарын үз контроленә алды.
XS
SM
MD
LG