Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15
Кытай хакимияте мөселман уйгырлар яшәгән Синҗан автоном төбәгендә (Көнчыгыш Төркестан) иминлекне ныгыту максатында төбәктәге полиция санын арттырга җыена.

Бу максатта Пекин хакимияте Көнчыгыш Төркестанга өстәмә сигез мең полиция хезмәткәре җибәрә. Полиция шәһәр үзәкләре белән бер рәттән тирә яктагы авылларга да урнаштырылачак.

Шул исәптән Кытай хакимияте этник төбәкләрдә басымны киңәйтеп, биредәге дини һәм милли көрәшне авызлыкларга тырыша.

Төбәктә уйгырларның һәрбер ризасызлык адымын, Кытай хакимияте дәүләткә янаган "террор агымы" буларак сурәтли.

Кытайның иминлекне бермә-бер ныгыту карары көнбатыш таyлы төбәкләрдә тибетлар белән чыккан киеренкелектән соң гамәлгә ашуы игътибарны җәлеп итә.

Үткән атналарда тибетлар күпләп яшәгән җирдә чыккан низагта кимендә җиде тибет кешесе үтерелгән иде. Вакыйгада шулай ук кимендә 60дан артык кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG