Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Мисырда исламчы фиркаләрнең зур уңышка ирешүе туризм өлкәсендә эшләүчеләрне дә, Мисырга йөрүчеләрне дә борчуга салды.

Инкыйлабтан соң бер ел үтүгә яңа парламент сайлаган Мисырда исламчы фиркаләрнең зур уңышка ирешүе туризм өлкәсендә эшләүчеләрне дә, Мисырда ял итәргә яратучыларның да күбесен борчуга салды.

Русиядә дә, Европада да Мисыр беренче чиратта Кызыл диңгезнең комлы ярлары белән искә алына. Хөсни Мөбәрәк хакимиятенә каршы инкыйлабка кадәр, 2010 елда туризм ил икътисадының төп таянычы булды. Туристлар 12,5 миллиард доллар китерде. Рәсми саннарга караганда, былтыр бу керем 30 процентка кимеп 8,8 миллиард доллар тәшкил иткән.

Туризм өлкәсендә эшләүчеләр исә, хөкүмәт саннары чын дөреслекне чагылдырмый, чөнки алар илдә 24 сәгатьтән артык булган һәркемне туристка саный ди. Шула итеп Либиядәге сугыштан качып килүчеләр дә туристка саналган булырга мөмкин.

Кайбер кунакханә хезмәткәрләре “безнең отельне урыс туристлары гына яшәтә, бәяләр арзан булганда аларны сәясәт тә, сугышлар да куркытмый”, ди. Европа туристлары исә күпкә сагырак. 2011 елда Европадан Мисырга ял итәргә килүчеләр 35 процентка кимрәк булган.

Әмма Мисырда яңа гына үткән парламент сайлавында исламчы фиркаләрнең зур уңышка ирешүе бу илгә Русия туристларының йөрүен дә нык кына киметергә мөмкин. Мисыр парламентының 518 урынлы түбән пулатында 235 урынны Хөсни Мөбәрәк чорында тыелган “Мөселман кардәшләр” фиркасе алды. Алар сайлауда 45,7 процент тавыш казанды. Икенче урын алган Нур фиркасе сәләфиләре тагын да радикальрәк көчне тәшкил итә. 24,6 процент тавыш җыйган Нур парламентта 121 урын ала. Шулай итеп исламчылар яңа парламентта өчтән ике күпчелеккә ия булачак.

Инде яңа хакимият пляжларда ирләр белән хатыннарга ял итү һәм коену өчен аерым урыннар булдырачак, бикиниларны һәм хәмер сатуны бөтенләй тыячак дигән имеш-мимешләр киң таралды. Русия туристларының зур күпчелеге исе мондый шартларда Мисырга барырга теләмәячәк.

Шулай да кайбер күзәтүчеләр ил халкының 10 проценты, ягъни 8 миллион кешенең эше туризм өлкәсе белән бәйле булуын исәпкә алганда, мондый радикал үзгәрешләргә юл куелмас дип фаразлый.

Туризм Мисырда әле дә иң керемле кәсеп булып кала. Каһирәдә туып үскән Гадел Салих икътисад тармагында ике югары белеме булып та, туризм тармагында эшләргә мәҗбүр. Аның сүзләренчә, бу илдә мондыйлар күп. Менә дигән юристлар, компьютер белгечләре отельләрдә караучы, официант, җыештыручы булып эшләргә мәҗбүр. Үзләрен ул Хөсни Мөбәрәк режимының корбаннары дип атый.


“Хөсни Мөбәрәк җитәкчелек иткән елларда Мисыр халкы бик байларга һәм бик ярлыларга бүленде. Бүген Каһирәдә хәтта җир астында, күпер асларында яшәүчеләр бар, Нил елгасы буенда бик хәерче яшиләр. Яшьләргә эш юк. Мин белемем буенча бухгалтер, икътисадчы. Каһирәдә яхшы хезмәт хаклы эш юк. Иң күбе аена 100 доллар тәкъдим итәләр. Минем исә, яхшы яшисе, йорт аласы, өйләнәсе килә. Шуңа күрә туризмда эшләргә мәҗбүрмен. Монда хезмәт хакы күпкә артык. Хәзер Хөсни Мөбәрәк төрмәдә утыра. Җитәкчелеккә килгән яңа көчләр илдә тәртип урнаштыра башлады. Киләчәктә Мисырда хәл яхшырыр дип өметләнәбез", ди Гадел.

Аның сүзләренчә, гыйнвар һәм февраль айлары, Мисырда иң аз туристлар килгән чак. Туризмның иң кызган чагы яз һәм көз айларына туры килә. Әмма илдәге сәяси хәлләр дә туризм тармагына зыян салды, ди Гадел.

“Күргәнегезчә, туристлар аз. Өстәвенә Русиядә һәрдаим Мисырдагы хәлләрне арттырып күрсәтеп, бу илгә бару куркыныч дип сөйләп торалар. Хәзер әкренләп хәлләр яхшыра бара, туристлар килә башлады. Бернинди авырлыксыз Люксор, Каһирә шәһәрләренә барырга мөмкин. Билгеле, инкыйлабтан соң, туристларны саклау тәртибе көчәйде. Хәзер безнең автобуслар башка шәһәрләргә экскурсияләргә полиция сагы астында, отель гиды һәм ике йөртүче булган шартта гына чыгарыла. Шулай ук экскурсияләргә кайбер үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, элек без туристларны Каһирәдә Тәхрир мәйданы янында урнашкан Мисыр милли музеена алып бара идек, хәзер бу урын Мөхәммәд Али мәчетенә алмаштырылды. Туристлар йөргән иске һәм яңа Каһирә шәһәре дә үзәктән ерак урнашкан", ди Гадел.

Аның сүзләренчә, туристлар тарихи урыннардан бигрәк иң элек Мисырның диңгезен ярата. Коралга һәм төрле балыкларга бай булган кызыл диңгез дөньяда иң чиста дип санала. Чөнки аңа бер елга да кушылмый.

Гадәттә Русиядән килүчеләр туристларның күпчелеген тәшкил итсә, әлегә күбрәк алманнар ял итә. Әмма монда эшләүчеләр көзгә таба янә русияләрнең күпләп килүен көтә.

XS
SM
MD
LG