Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гадел сайлау” митингын оештыручылар поезда төрле төбәкләргә бармакчылар


4 февральдә Мәскәүдәге “Гадел сайлау” митингыннан соң оештыручылар һәм кайбер катнашучылар төбәкләрдәге фикердәшләре белән очрашу өчен Мәскәү-Иркутски поездына утырып өлкәләргә барырга планлаштыра.

Чараны оештыру комитеты вәкиле, журналист Ольга Романова әйтүенчә, хәзер бу сәфәр өчен акча җыю бара. Ул митинг оештыру бәясенә төшә. Хәзерге вакытта митингның “янчыгына” ике миллион сумга якын акча җыелган.
XS
SM
MD
LG