Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52
Якын көннәрдә Русия премьер-министры Владимир Путин эш сәфәре белән Татарстанга киләчәк. Бу хакта KazanWeekка Русия хөкүмәте идарәсендәге вәкил хәбәр иткән.

Сәхифә язуынча, Путинның нәкъ Казанга килү-килмәве билгеле түгел, аның берәр сәнәгать шәһәренә сәфәр кылуы ихтимал.

Путинның сүзчесе Дмитрий Песков бу мәгълүматны кире какмаган. “Сәфәр көне турында әйтә алмыйм. Ул еш кына Татарстанга килә” дигән ул.

Татарстан президенты сүзчесе Андрей Кузьмин бу мәгълүматны хупламаган да, кире дә какмаган.

XS
SM
MD
LG