Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Татарстан прокуроры: ваһһабилар контрольдә тотыла


Татарстан прокуроры Кафил Әмиров: "Без барысын да күзәтеп, контрольдә тотабыз", ди

Татарстан прокуроры Кафил Әмиров: "Без барысын да күзәтеп, контрольдә тотабыз", ди

Бүген Татарстан прокуратурасында 2011 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстан республикасы прокуроры Кафил Әмиров Татарстанда радикаль ислам төркемнәре тирәсендәге вазгыять контрольдә дип белдерде.


Татарстан прокуроры Кафил Әмиров сүзләренчә, радикаль исламны Татарстанга “дус-тату милләтара җәмгыятькә күнекмәгән мигрантлар алып килә”. Үз максатлары булган чит ил көчләренең йогынтысы да юк түгел. Алар Идел буендагы тотрыклылыкны какшатырга тели.

"Без барысын да күзәтеп, контрольдә тотабыз. Берәрсе җинаять юлына баса башлаган очракта, аның белән сөйләшәбез. Мондый сөйләшүдән соң кешеләр гадәттә канун бозу юлыннан тайпыла", диде ул.

2012 ел башланып кына китсә дә, экстремистлык белән бәйле беренче зур вакыйга бөтен Русияне тетрәтергә өлгерде инде. 12 гыйнварда Казан полициясе 37 яшьлек Рөстәм Йосыповны юк итте. Йосыпов “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы белән бәйләнештә булуда гаепләнде. Әлеге оешма Русиядә террорчылык оешмасы булып санала. (Европаның күпчелек илләрендә “Хизб ут-Тәхрир” канун бозучы оешмалар исемлегендә тормый.)

Йосыповның гаебе тәгаен нәрсәдә булган – ул хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгында берни әйтмиләр. Тоткарлану вакытында Йосыпов полиция хезмәткәренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуңа күрә майор Павел Земсков аңа атарга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә Йосыпов тоткарланган фатирында ук һәлак булган.

Кемнәр соң ул – радикал ислам төркемнәре? Аларга кемнәр керә?

Русиянең бөтенлеген яклаган, Мәскәүдәге куәт буыннары белән дә тыгыз элемтәдә торган Фәрит Салман фикеренчә, республикадагы ваһһабиларны дүрт катламга бүлеп карарга мөмкин.

Беренчесе – руханиларның иң югары катламы. Мөфтилеккә Илдус Фәиз килгәнче, имеш, нәкъ менә алар Татарстан Диния нәзарәтен җитәкләп торган.

Икенчесе – гаммәви мәгълүмат чаралары, интернеттагы төрле форумнарда аңлату эшчәнлеге алып бара торган, бизнес белән шөгыльләнүче һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр урнаштыручы “интеллектуаллар”.

Өченчесе – урта катлам руханилары, ягъни мәчет имамнары.

Дүртенчесе – яшьләр. Нәкъ менә алар турыдан-туры гади халык белән эшли. Әйтик, Изге Болгар җыены вакытында Болгарга килгән халык арасында бу җыенның дөрес түгеллеген дәлилләргә тырышып агитация алып бара.

Илдус Фәиз мөфти булып сайлангач, югарыда тасвирланган яшьләр үзләренең эшчәнлеген тагы да камилләштерергә тиеш булып чыга. Чөнки яңа мөфти Татарстанда традицион татар исламын җәелдерү яклы һәм ул үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерде. Изге Болгар җыены ваһһабилар өчен мәҗүсилеккә тиң күренеш булса, татар исламын алга сөрүче Фәиз өчен ул – татар өммәтен берләштерүче, милләтне дин юлына кире кайтаручы чара.

Бәйсез күзәтүче, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов Татарстанда “Хизб ут-Тәхрир” тарафдарларының саны арта дигән фикердә. Бу хакта ул “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә белдерде.

“Мин аларның барлыгы турында инде ун ел элек яздым. Шулай да, ваһһабилар тулы бер авыл яисә шәһәрләрдә контроль урнаштырган дип сөйләү дөрес түгел. Аларны массалы күренеш дип тасвирлау – арттыру. Әлбәттә, дәүләт органнары вазгыятьне кулда тота. Тик кайбер ваһһабиларның чамадан тыш актив булуы турында онытырга һич кенә дә ярамый. Алар бик оста эш итә, хакимият вәкилләре белән дә уртак тел табарга сәләтле”, ди Айдар Хәбетдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG