Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36
Татарстан 2013 елны Казанга Универсиада килергә теләүче барлык туристларны да кабул итә алмаска мөмкин. «Казан 2013» дирекциясе башлыгы Владимир Леонов сүзләренчә, кирәк булган җиде мең отельның хәзергә дүрт мең ярымы гына бар. Универсиада башланырга исә ел ярым гына вакыт калып бара.

«Универсиадага уртача ике меңләп кунакханә бүлмәләре җитмәскә мөмкин. Алдан бүлмәләрне аертып куючылар инде аларның юклыгына тап булачак һәм Казанга килмәячәк», ди Леонов "Комсомольская правда"га.

Мондый хәлгә юлыкмас өчен «Казан 2013» җитәкчелеге шәһәрдә төзелеп килүче һәм туңдырылган кунакханәләр мониторингын уздыра һәм инвесторларны җәлеп итү җаен карый.

XS
SM
MD
LG