Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә бюджетта эшләүчеләрне Путин яклы митингка чыгарга мәҗбүр итәләр


Мәскәүдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр аларны президентлыкка намзәт булган Владимир Путинны яклап Тәүбә тавындагы митингка чыгарга мәҗбүр итүләрдән зарлана.

Мәскәү мәктәпләренә бу чарага укытучыларны җәлеп итү турында йөкләмә килгән.

«Дождь» телеканалына «Гормост» Мәскәү ширкәте хезмәткәре сөйләвенчә, хакимият хезмәт хакының яртысын бары митингка килгән очракта гына түләячәген әйткән. Мәскәү хакимияте бу мәгълүматны кире кага.

Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсе матбугат министрлыгы журналистларга белешмә җибәргән. Анда Тәүбә тавындагы митингны халыкчан һәм ирекле чара итеп күрсәтергә һәм «Бердәм Русия» фиркасен телгә алмаска тәкъдим ителгән.
XS
SM
MD
LG