Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:50

Башкортстанда хакимиятнең әүземчеләргә басымы арта


Башкортстанда февральдәге “Гадел сайлаулар” протест чарасы алдыннан хакимиятнең активистларга басымы арта. Узган атнада “Уфа тавышы” төркеменнән халыкны каршылык чарасына килергә чакырган тарату өчен әзерләнгән кәгазьләрне тартып алганнар иде.

Радиобыз хәбәрчесе әйтүенчә, бүген берничә активистның өенә Башкортстан эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге хезмәткәрләре килгән. Дарья Мартынова һәм Каролина Пряничникова ишекләрен ачудан баш тарткан. Ә Андрей Андреев һәм Кирилл Михайловны үзәккә алып китеп сораштыру алганнар. Хокук саклаучылар протест төркеменә кемнәр керүе һәм аларның анда нинди вазифа үтәве белән кызыксынганнар. Шул ук вакытта Михайловтан канунсыз рәвештә бармак эзләрен алырга тырышканнар.

XS
SM
MD
LG