Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:14

Полиция «Стратегия 31»дә катнашучыларны тоткарлый башлады


Мәскәүдә Триумфальная мәйданында полиция оппозиция активистларын тоткарлый башлады. Алар хакимият рөхсәт итмәгән «Стратегия 31» чарасына җыелды.

«Инетрфакс» хәбәр итүенчә, тоткарланучылар арасында «Башка Русия» хәрәкәте башлыгы Эдуард Лимонов бар. «Диктатураны туктатыйк» шигаре белән узучы чарага шулай ук «Солидарность» һәм «Берләшкән гражданнар фронты» вәкилләре керә.

Полиция кешеләргә мәйданга җыелырга ирек бирмичә аларны җир асты юлына таба этә. Кайберләрен тоткарлап машиналарга озата.

XS
SM
MD
LG