Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан Айдар Хәлимне зурлады


Чаллыда ел Айдар Хәлим тантанасы белән башланды
Чаллыда ел Айдар Хәлим тантанасы белән башланды

Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 70 еллык гомер бәйрәме узды. Язучы бу көнне Татарстан җитәкчеләре һәм Башкортстанның Миякә районы башлыгы исеменнән килгән котлауларны ишетте. Тантанада катнашкан халык әлеге котлауларны дәүләт тарафыннан танылу дип кабул итте.


Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе шәһәрнең иң мәртәбәле Сара Садыйкова исемендәге 800 урынлы концертлар залында узды. Язучыны беренче булып Чаллы хакиме урынбасары Рамил Хәлимов котлады. Аның: “Айдар Хәлим безнең кебек чиновниклар өчен уңай кеше түгел”, дип уены-чыны белән сүз башлавы залдагы халыкны җанландырып җибәрде. Котлаулардан соң Рамил Хәлимов Айдар Хәлимгә “Чаллы каласындагы казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесен тапшырды.

Сәхнәгә Татарстан дәүләт шурасының комитет рәисе, язучы Разил Вәлиев күтәрелде. “Узган елны Тукай елы дип башладык. Бу елны Айдар Хәлим тантанасы белән башлыйбыз. Монысы да, алдагылары да синең ел булсын Айдар абый. Ул –Тукайлар йолдызлыгыннан. Менә дигән шагыйрь, хикәяче, драматург һәм сәясәтче. Олуг шәхес”, диде Разил Вәлиев. Ул Татарстан президентының Айдар Хәлимгә “Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре” исемен бирү турындагы карарга кул куюын җиткерде, дәүләт шурасының иң зур бүләге – Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган рәхмәт хатын да тапшырды. Шулай ук дәүләт шурасыннан акчалата бүләк тә бирелде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Айдар Хәлимгә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев котлавын җиткерде. “Татар милләте, татар тормышы турында борчылып язучыларыбыз күбәя. Алар өчен Айдар Хәлим үзе, аның иҗаты үрнәк булып тора”, дигән фикерен дә әйтте Илфак Ибраһимов.

Кичәне алып баручылар төрле төбәкләрдән Айдар Хәлим исеменә килгән котлауларны укыды. Котлаулар Казаннан, Уфадан, Себердән, Мәскәүдән, Германиядән, Америкадан һәм башка җирләрдән иде.

Башкортстанның Миякә районыннан килгән хакимият башлыгы урынбасары, башка кунаклар якташлары Айдар Хәлимгә тазалык, иҗат уңышлары теләп бүләкләр тапшырды. Аның ат яратуын исәпкә алып, матур итеп бизәлгән йөгән дә бүләк итеп бирделәр. Кайбер шаян телләр телләр “70 яшьлек Айдар Хәлимгә йөгән кидерергә маташасыз, барып чыкмас”, дигән сүзләр белән каршы алды бу бүләкне. Җырчы Айдар Галимов авылдашы Айдар Хәлим өчен җырлар башкарды.

Тантана азагында Чаллы язучыларына сүз бирелде.

“Айдар абый бүген бәхетле рәвештә сәхнәдә утырса да, аның йөрәгендә нинди моң, сагыш ятканын беләм. Татарстан җитәкчеләре Айдар Хәлим иҗатына бәя биреп, ир-егет булып калды. Язучы алдында әле киң басу, аңа уңышлар телим”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамов Айдар Хәлимнең “Убить империю”, “Җиңелмәс чечен” китапларына югары бәя биреп: “Мондый китапларны урысларда да, элекке Советлар берлегендә дә язучы булмады”, диде.

Рәшит Бәшәр “Бүген дәүләт Айдар Хәлимне тануын күрсәтте”, диде. Фәнзаман Баттал: “Айдар туган, күкрәгеңә тагылган калай медальләр сине бозмасын, түрәләр ягына бормасын иде”, дигән теләген әйтте.
XS
SM
MD
LG