Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү кибетендә бердәнбер татар сүзлеге "үле телләр" бүлеге янында


"Үле телләр" бүлеге
"Үле телләр" бүлеге

Мәскәүнең нәкъ үзәгендә урнашкан “Библио-Глобус” дип аталган китап кибете мәскәүләргә күптәннән таныш. Элегрәк ул кибеттә “СССР халыклары китаплары” дигән бүлек бар иде.


Советлар берлеге таркалганга инде егерме елдан артык. Әлбәттә, ул бүлек тә күптән юк. Ләкин әле бит Русия бар, халыклары да яши, китаплары да чыга. Бәлки ул бүлек башкача атала торгандыр, Казанда чыга торган китаплар Мәскәүдә булырга тиештер бит инде дип, шушы көннәрдә бик кирәкле бер китап эзләп, шул кибеткә барып чыктым. Кызганычка каршы, эзләгән китабымны таба алмадым.

Хәзер милли китаплар бүлеге башкача, “Дөнья халыклары китаплары” дип атала икән. Шулай да, “татар китаплары бармы сездә, алар кай тирәдәрәк урнашкан?” дигән сорауга сатучы кыз: “БДБ илләрендә чыккан китапларны дөнья китаплары дигән бүлектән карагыз”, дип җавап бирде. Татарстан БДБ түгел шул әлегә, дип мин киштәләрне карарга тотындым. Кытай, гарәп, грузин, беларус телләрендәге китаплар да байтак иде ул киштәләрдә. Гарәп киштәсендә догалар китабына да тап булдым. Хәтта “үле телләр” дигән бүлектә дә байтак кына латин телендәге китаплар куелган.
Р. Сабиров төзегән “Татарча-русча өйрәнү сүзлеге”
Р. Сабиров төзегән “Татарча-русча өйрәнү сүзлеге”
​Ниһаять, шул тирәдә эзли торгач, татар сүзе кергән бер сүзлек табып алдым. Аны берьюлы ике нәшрият чыгарган: “Мәскәү Толмач СТ” һәм “Казан Татарнамә” нәшрияте. “Татарча-русча өйрәнү сүзлеге” дип аталган сүзлек 2008 елда ук басылган, Р.Сабиров тарафыннан төзелгән, аңа 15 мең сүз кергән. Ничә телдә миллионлаган тираж белән сатылган китап кибетендә татар сүзе кергән бердәнбер китап! Бу сүзлек бик кирәк булмаса да (алар миндә җитәрлек), кызыксынып сатып алдым. Ләкин беренче битен ачып карау белән ялгышлар күреп, күңелем кайтты. “Абалану” дигән сүз белән “кабалану” дигән сүзне бутап, дөрес тәрҗемә итмәгән сүзлекнең эчендә тагы ниләр бардыр, алга таба инде карамадым.

Мәскәүнең иң зур китап кибетендә бер генә татар китабы да булмауны бик күңелсез фал дип әйтергә була. Халык хәзер бәлки алай ук укымый да торгандыр, ләкин китаплар, дәреслекләр, балалар өчен китаплар булмагач, ул аларны кайдан өйрәнсен, ничек укысын.
XS
SM
MD
LG