Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:51
Кушма Штатларның Флорида штатында сишәмбе көнне илдә президент сайлау алдыннан үтә торган намзәт күрсәтү җыелышында республикан фиркасе тарафдарлары күпчелек тавышларын Масачусетсның элекке губернаторы, бизнесмен-миллиардер Мит Ромнига бирде.

Ромни барлыгы 48% тавыш казанган, ә аның төп көндәше АКШ конгрессы вәкилләр пулатының элекке спикеры Ньют Гингрич 31% тавышка ия булган.

Белгечләр фикеренчә, сайлау алды көрәше барышында Флорида да җиңү Ромни өчен аеруча да мөһим.

Праймериз нәтиҗәләре ноябрь аенда булачак сайлауда АКШ президенты Барак Обаманың төп көндәшен билгеләргә тиеш.

XS
SM
MD
LG