Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан көньягында солдат НАТО хәрбиен атып үтергән


Әфганстан көньягында Әфганстан армиясе солдаты НАТО хәрбиен атып үтерде. Әфганстандагы халыкара көчләр вәкиле белдерүенчә, һөҗүм итүче җинаятьтән соң тоткарланган.

Әфган армиясе идарәчесе Сайед Маллук хәбәрләренә караганда, бу хәл Гилменд вилаятендәге Марджа районында төнге контроль барышында була. Армиядә ике елдан артык хезмәт иткән солдат сүзләренчә, бу махсус үтерү түгел, ә очраклы килеп туган хәл.
XS
SM
MD
LG