Иранның атом программасы тирәсендәге низагны әле сөйләшүләр ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Бу хакта АКШ дәүләт күзләү идарәсе мөдире Джеймс Клеппер белдерде. Аның сүзләренчә, Иран хакимиятенә каршы чикләүләр белән беррәттән дипломатияне дә кулланып әле Тәһранны аның атом программасыннан баш тарттыру турында килештерергә була.
Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Дэвид Петреус үз чиратында Көнбатыш илләрнең Тәһранга каршы соңгы чикләүләре Иран режимына җитди икътисади басым ясавын әйтә.
Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Дэвид Петреус үз чиратында Көнбатыш илләрнең Тәһранга каршы соңгы чикләүләре Иран режимына җитди икътисади басым ясавын әйтә.