Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Солидарность” активистлары Кремль каршына “Путин, кит” дигән баннер элгәннәр


“Солидарность” оппозиция хәрәкәте вәкилләре Кремль каршындагы бинага “Путин, кит” дигән язу элгәннәр.

Тере журналдагы үзенең блогында акциядә катнашучыларның берсе Илья Яшин аның һәм тагын өч дустының 15 минут эчендә 140 квадрат метрлы баннер элүен яза. Аннары алар ур урыннан тыныч кына китеп барган.

“Солидарность” фикеренчә, Путин президент вазифасыннан киткәч тә хакимият контролен үз кулында тотты. Яшин язуынча, президент Дмитрий Медведев түгел, ә нәкъ Путин сәяси система идеологы булды.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, бер сәгатьтән артык эленеп торгач, баннер полиция хезмәткәрләре тарафыннан алынган.
XS
SM
MD
LG