Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57
Тукай премиясе лауреаты, дөньякүләм билгеле шагыйрь, публицист Равил Бохараев белән хушлашу 3 февраль көнне Г. Камал театры бинасында 10.30 сәгатьтә булачак.

Равил Бохараев 24 гыйнвар көнне Лондонда үз йортында вафат булды.

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда туган. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында фән кандидаты исемен алган.

Бохараев үзенең беренче әсәрен 1969 елда бастырып чыгарган. 1990 елдан бирле Лондонда яшәде.

2011 елның ноябрендә шагыйрь үзенең 60 яшьлек юбилеен зурлап Казанда билгеләде, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үзенең ике яңа китабын тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG