Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

23 февральдә Бакый Урманче тууга 115 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Чаллыда кайбер чаралар үтте. “Бакый Урманче мирасы” исемле күргәзмә ачылды, “Урманче укулары” узды.


Бакый Урманче – рәсем сәнгатендә татарлар арасында беренчеләрдән булып дөнья күләмендә танылу алган шәхес. Чаллының картиналар галереясендә шушы олуг шәхескә багышланган чаралар барышында күп кенә мәгълүматлар да бирелде. Шулай ук Урманче кебек нечкә тойгылы, нечкә хисле бөек сәнгать кешесенә татар халкы тарафыннан тиешле бәя бирелмәде дигән фикерләр дә әйтелде.

“Урманченың иҗаты күпкырлы, кызык һәм матур. Күргәзмәдә даһи шәхеснең иҗат җимешләре турында сүз алып барабыз. Аның иҗаты хәзерге рәссамнарны да рухландыра. Безнең фондта Бакый аганың алты эше саклана. Сөембикә образы да, нәкыш әсәрләре дә бар.

Урманче лауреатлары эшләре дә күргәзмәгә куелды. Болар – Илдар Зарипов, Земфира Бикташева, Ирина Антонова һәм Алабуга, Казан рәссамнары эшләре.

Бүген Бакый аганың җырларын, шигырьләрен дә тыңладык. Аның бар иҗатында моң, татар тарихы чагыла”, диде үз чыгышында Чаллы картиналар галереясы мөдире Флюра Гайнетдинова.

Фирдәвес Гыйлфанов күргәзмә белән таныштыра

Фирдәвес Гыйлфанов күргәзмә белән таныштыра

Шәмаилләр һәм рәсем остасы Фирдәвес Гыйлфанов 1970нче елларда Бакый Урманче шәкерте Юныс Шиһапов белән якыннан таныш булган. Хәзер инде элемтә юк икән. Фирдәвес әфәнде Урманче шәкертләрен барлау, ачыклау мәсьәләсе белән йөри. Ул шулай ук Урманченың Казандагы остаханәсенең юкка чыгуына, аның урынына йортлар төзелүенә дә борчыла.

Эльмира Сәлимҗанова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты. Ул Бакый Урманче иҗаты белән дә кызыксынып, бу юнәлештә эзләнүләр алып бара.

“Урманче бик зур мирас калдырды. Дүрт меңнән артык график, 300дән артык нәкыш эшләрен, 150дән артык скульптура әсәрләре моңа бер дәлил. Аларның күпчелеге Казан сәнгать музеенда саклана. Бу эшләрнең һәрберсенең үз тарихы бар”, ди Эльмира.

“Урманчены тиешенчә күтәрә алмадык”

“Бакый Урманче күпкырлы талант иясе буларак, әлегә тиешле танылу алмады. Дәрдмәндне дә халык Тукайны белгән кебек белеп бетерми. Урманче белән дә шулай. Аны дөнья күләмендә күтәрә алмадык. Ул бит горурланырлык шәхесебез.

Татарда рәсем сәнгатенә әлегә кадәр битарафлык та бар шикелле. Аның бит әле зур шигърияте дә бар. Казандагы кечкенә музей да бу шәхескә туры килми, мескен музей ул”, дип саный Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов.

Картиналар галереясының милли бүлек мөдире Рузия Гафурова бу тантанада Урманче премиясенә лаек булган сәнгатькәрләрнең исемнәре, эшчәнлекләре белән дә таныштырды.

Бакый Урманченың 115 еллыгына багышланган күргәзмә рәссамның туган көненә, 23 февральгә кадәр эшләячәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG