Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәдәни үзәгендә татар җырлары яңгырады


Очрашуны оештыручылар җырчыларны котлый
Очрашуны оештыручылар җырчыларны котлый

27 гыйнварда Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә кызыклы бер очрашу узды. Мәдәни үзәкнең залында мәскәүләр Ригадан килгән опера җырчы Элина Шиһабетдинова, Петербурдан Мария театры солисты Тимур Әбдекиев, Америкада яшәп иҗат итүче Казан егете Рөстәм Енгалечев белән очрашты һәм аларның җырларын, чыгышларын тыңлады.


Очрашуны Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мохтарият җитәкчеләренең берсе, эшкуар Фаил Ибәтов оештырган. Бу очрашуны оештыру фикере ничек тууы хакында ул болай диде:

Элина Шиһабетдинова
Элина Шиһабетдинова
“Мин Элина Шиһабетдинова белән Прагада, ул анда гастрольдә чакта очраклы гына танышкан идем. Рөстәм Енгалечев белән таныш булмасам да, мин аның чыгышын Нью Йоркта күрдем, тыңладым. Шулай итеп, алар икесе дә Тимур Әбдекиев белән таныш булып чыктылар. Шунда мин, алар – татар балалары дөнья буйлап чыгыш ясап йөриләр, нигә әле безнең мәскәүләргә күрсәтмәскә аларның һөнәрләрен дип уйладым. Әле монысы башы гына. Май аенда алар катнашында Чайковский исемендәге концертлар залының кечесендә тагы бер шундый очрашу уздырырга телибез. Ә инде көзгә зур залда уздырырбыз дип планлаштырабыз”.

Очрашуны Рөстәм Енгалечев алып барса да, чыгыш ясаучылар үзләре турында үзләре дә сөйләп уздылар. Ригада туган Элина Шиһабетдинова: “ Тамырларым Казанга барып тоташа. Минем бабай беренче курчак театры оештыручы булган, әбием Тинчурин исемендәге театрда эшләгән. Данлыклы дирижер Нияз Даутов да миңа туган тиешле кеше”, диде. Ә инде үз репертуарында татар җырлары барлыкка килүдә Петербурда яшәгән, Рөстәм Яхинның якын дусты булган Сайра ханым Велшакова сәбәпче дип, зур рәхмәтләр белән аны да искә алды.

Очрашуга килгән тамашачылар
Очрашуга килгән тамашачылар
Ике бүлектән торган концерт программасының беренче бүлеген тулысы белән халык җырлары һәм Рөстәм Яхин романсларына багышланды. Икенче бүлегендә Элина Шиһабетдинова төрле опералардан арияләр башкарды. Тавышы операга ятышлы булган Элина татар халкының иң моңлы һәм иң катлаулы җыры булган “Гөлҗамал”ны башкарды. Беренче тапкыр ул җырны Илһам Шакиров фестивалендә башкаруын, алга таба Рәшит Ваһапов фестивальләрендә дә җырлавын искә алды.

Элина Шиһабетдинова Петербур консерваториясен тәмамлаган, күп төрле фестивальләрдә чыгыш ясап, лауреат исемнәре алган. Безнең тамашачылар аның чыгышына бәя биреп, тавышы бик матур, ләкин татарча җырларында сүзләре аңлашылмый, акцент бик көчле, дип белдерделәр. Моңа каршы Элина, “мин 15 телдә җырлыйм , бар телдә дә акцент белән”, дип җавап бирде.

Тимур Әбдекиев
Тимур Әбдекиев
Шул ук концертта чыгыш ясаган икенче җырчы 32 яшьлек Тимур Әбдекиев – ике ел элек “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган җырчы. Ул күп төрле концерт мәйданнарында, шул исәптән, Америка, Британия, Италия, Япония, Венгрия, Төркия һәм башка илләрдә чыгыш ясаган. “Һәрвакытта концертларымда татар җырын җырламый калганым юк “, ди Тимур.

Очрашуда әнисе Зәкия ханым да бар иде. “Тимур Бакуда туды. Безнең төп чыгышыбыз – Пенза өлкәсе. Мин улымның уңышларына бик сөенәм. Бигрәк тә үзебезнең тамырларыбызга тартылуы минем өчен бик шатлыклы”, диде ул.

Очрашуда катнашучыларның тагы берсе – Рөстәм Енгалечев. Казанда туган, Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган. Ун ел инде Нью Йоркта яши.

Шулай итеп, өч татар баласы дөньяның төрле почмакларында яшәсәләр дә, менә хәзер алар өчәүләшеп Русиянең байтак кына шәһәрләрендә татарча әсәрләр дә кергән үз программаларын күрсәтергә җыеналар.
XS
SM
MD
LG