Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә зыялылар уянып баш күтәрә


Леонид Парфенов һәм Юрий Шевчук (экранда)
Леонид Парфенов һәм Юрий Шевчук (экранда)

Мәскәүдә сайлауларга багышланган өченче зур протест җыены әзерләнгәндә зыялылар сәяси сәхнәнең иң уртасындагы урыннарны ала.

“Сайлаучылар лигасы” дип аталган оешма җитәкчеләре буларак рок җырчыны, шагыйрь, детектив язучы һәм актрисаны күз алдына китерү кыен булса да, бу айда төзелгән әлеге оешманы шундый кешеләр җитәкли.

ДДТ рок төркеме җитәкчесе Юрий Шевчук, танылган шагыйрь Дмитрий Быков, детективлар язучы Борис Акунин һәм популяр актриса Татьяна Лазарева җитәкчелегендәге лига 4 мартта үтәчәк президент сайлауны ирекле һәм гадел итү өчен көрәшә.

Быков “Азатлык радиосына” интервьюда премьер-министр Владимир Путин җәмгыятьтә ризасызлык артуга күз йоммаска тиеш диде.

Дмитрий Быков
Дмитрий Быков
“Урыслар атларын озак җигә, әмма аннан соң бик тиз баралар. Хәзер инде атларны җиктеләр һәм хәзер диалог иң кулай реакция булыр иде. Әмма без диалогны ишетмибез”, - ди Быков.

Сайлаучылар лигасы киңкүләм протест дулкынына китергән бәхәсле Дума сайлавыннан соң илдәге мәдәни элитаның уянуына мисалларның берсе генә.

Путин хакимияте чорында урыс зыялыларының барысы да диярлек бик күндәм булып килде. Әмма соңгы айларда музыкантлар, язучылар, артистлар һәм телевидение әһелләре яңа протест дулкынын җитәкләүче сәясиләшкән шәһәр профессионаллары төркеменә кушылды.

Социолог Борис Кагарлицкий Русиядә элек электән сәяси һәм социаль үзгәрешләр чорында мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр үзләренә мөһим рольләрне ала килде ди.

Борис Кагарлицкий
Борис Кагарлицкий
“1980 елларда, 1960 елларда Советлар берлегендә демократик хәрәкәтнең зур дулкыннары чорында да шулай булды. Ул дулкыннар иң мәгълүм һәм иң популяр интеллектуаллар җитәкчелегендә булды”, ди Кагарлицкий.

Никита Хрущев чорында Андрей Синявский һәм Юрий Даниел романнары яшерен рәвештә Көнбатышка алып чыгып басылды һәм совет тормышының кырыс чынбарлыгын дөньяга фаш итте. 1980 елларда үзгәртеп кору чорында да Александр Кабаков кебек журналистлар, “Огонек” журналы кебек басмалар иреклек чиген киңәйткәннән киңәйтә барды.

Дөрес, Григорий Явлинский, Борис Немцов кебек күптәнге оппозицион сәясәтчеләр демонстрацияләрдә әле дә күренә. Әмма күпсанлы халык төркемнәрен үзләренең ялкынлы чыгышлары белән нәкъ менә Акунин кебек язучылар һәм Леонид Парфенов кебек журналистлар дулкынландыра.

Акунинны хәтта күптән түгел Путин да телгә алып, аны чыгышы белән грузин булганга, чын исеме Григорий Чхартишвили булганга күрә Русиягә карата дошманлык хисләре белән оппозициягә кушылуда гаепләде.

Акунин мәдәни элитаның популяррак булуы дистә елдан артыкка сузылган Путин хакимияте чорында сәясәтчеләргә ышанычның бетүен күрсәтә ди. Үзенең сәясәткә кушылуын исә ул протест чараларын оештыручыларның соравы белән аңлата.

Борис Акунин
Борис Акунин
“Кешеләрнең үз араларында үзләре белгән кешеләрне, мәгълүм шәхесләрне күрәсе килә. Ә ул кешеләр китап язамы, кино төшерәме, яки музыка белән шөгыльләнәме, анысы алар өчен бик мөһим түгел. Минемчә, бу ризасызлык белдерүчеләрнең алгы рәтләрдә берәр сәяси фирка вәкилләрен күрәсе килмәве белән бәйле. Безнең һәрберебез профессионал. Мәскәүдә мәйданга чыкканнарның да күпчелеге профессионаллар. Шуңа күрә без алар өчен үз кеше. Ә сәясәтчеләр ят кеше”, ди Акунин.

Рок музыкантлар да шулай ук мөһим роль уйный. Бу шимбәдә чираттагы зур демонстрациядән соң Шевчук һәм башка рокчылар Юрий Ким, Алексей Кортнев сәяси тоткыннарны яклап концерт куячак.

Президент сайлау көне якынайган саен яңа энергия белән сугарылган һәм сәясиләшкән мәдәни элита үз ризасызлыгын тагын да иҗадирак ысуллар белән белдерергә тырыша.

Маша Гессен
Маша Гессен
Күренекле журналист һәм комментатор Маша Гессен Дәүләт Думасы янында гына урнашкан “Мастерская” кафесында атна саен җыелышып яңа протест идеяләре турында сөйләшүләр оештыра.

Оппозицион әдәбият һәм ризасызлык турында сәяси дебатлар инде кысан фатирлардан интернет киңлекләренә чыкты. Быковның хакимиятне тәнкыйтьләүче “Ватандаш Шагыйрь” проекты интернетта зур уңыш казанды. Күренекле актер Михаил Ефремов башкаруында хәзер аның шигырьләрен халык Мәскәүдәге театр биналарында да яратып тыңлый.

Станислав Говорухин (с) телевидениедә "Владимир Путин белән әңгәмә" тапшыруында премьер-министрны тыңлый
Станислав Говорухин (с) телевидениедә "Владимир Путин белән әңгәмә" тапшыруында премьер-министрны тыңлый
Шул ук вакытта зыялылар арасында хакимияткә тугры калучылар да шактый. Путин күренекле кинорежиссерлар Никита Михалков һәм Станислав Говорухин белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Говорухин хәтта аның сайлау алды идарәсен җитәкләүче итеп билгеләнде.

Әмма Акунин мин дә һәм мәдәни элитадагы башка шәхесләр дә үз абруен һәм сәләтен илне яхшырту өчен кулланырга тиеш ди.

“Миндә шундый бер хис бар. Кайсыбыз ни белән шөгыльләнүгә карамастан, без хәзер уртак бер эшне башкарырга тиешбез дип уйлыйм. Шартлы рәвештә әйткәндә, йортыбызга ут капты һәм без аны сүндерергә тиешбез. Аннан соң инде һәркем үз эшенә кире кайта ала”, ди Акунин.
XS
SM
MD
LG