Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә иминлек көчләр Димәшк янында оппозициягә һөҗүмне арттыра


Сүриядә бүген хөкүмәт көчләре Димәшк янында президент Бәшәр Әсад режимына каршы чыгучыларга һөҗүмне арттырды. Лондонда урнашкан Сүриядә кеше хокукларын күзәтү оешмасы хәбәрләренә караганда, Лүбнән чиге янындагы Вади Барада районындагы бәрелешләр барышында ким дигәндә алты элекке хәрби үлгән.

Хомста ике яклы каршылыкта ким дигәндә сигез тыныч халык һәм 15 хәрби һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән хатын-кыз һәм бер бала иминлек көчләре тарафыннан илнең төньяк-көнбатышындагы Идлиб шәһәрендә үтерелгән.

Кичә БМОның Иминлек шурасы вәкилләре Сүриядәге хәлләргә бәйле резолюция проекты нигезендә уртак фикергә килә алмады.

БМО нәтиҗәләренә караганда, бер ел тирәсе элек башланган бәрелешләрдә Сүриядә биш мең ярымлап кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG