Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар җыелышында домен мәсьәләсе дә күтәрелде


Җыелыштан бер күренеш. Марат Муратов чыгыш ясый
Җыелыштан бер күренеш. Марат Муратов чыгыш ясый

Чәршәмбедә Казанда Татарстан гаммәви мәгълүмат агентлыкларының узган елгы эшенә нәтиҗә ясалып, 2012 елга бурычлар куелды. Чыгыш ясаучыларның сүзләренә караганда, журналист эшенә дәүләт әле дә тиешле игътибарны биреп җиткерми. Каләм ияләренең хезмәт хаклары республикадагы уртача хезмәт хакына да җитә алмый.


Бүгенге көндә Татарстанда 1008 гаммәви мәгълүмат чарасы эшләп килә. Болар арасыннан 683 басма, 198 электрон, 11 мәгълүмати, 116-сы даими электрон форматта республика халкына мәгълүмат җиткерә.

Татар телендә 114 газет һәм 27 журнал нәшер ителә, дип чыгышын башлап җибәрде Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов коллегалары алдында сүз алып.

​Муратов үз чыгышын күп кенә саннар белән бизәп, интернет аша мәгълүмат таратуның әһәмиятенә басым ясады. Шулай ук узган ел мәгълүмат чараларында гомум реклама күләменең 2 миллиард ярымнан артык булуын да аның чыгышыннан ишетергә туры килсә дә, журналистларны турыдан туры кызыксындырган мәcьәләләрне икенче бер түрә күтәреп чыкты.

Журналистның хезмәт хакы кайчан артыр?

Җыелышта күрсәтелгән мәгълүматның берсе
Җыелышта күрсәтелгән мәгълүматның берсе
Каләм ияләренең хезмәт хаклары, республикадагы уртача хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел, дип белдерде Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары һәм Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. Журналистның социаль статусын күтәрү турында күп сөйләнә, әмма чынбарлыкта каләм ияләре хәтта республикадагы уртача хезмәт хакы дип саналган 19 мең сумнан күпкә кимрәк хезмәт хакы ала. Беренче чиратта безгә моны уйларга кирәк, дип Римма Ратникова чарада катнашучы Татарстан президентына мөрәҗәгать итте.

Аның теләкләре моның белән генә чикләнмәде. Ул Татарстандагы иң яхшы журналистларны бүләкләү өчен гонорар фонды булдыруны да тәкъдим итте. Шулай ук президент грантын булдыру яисә премиясен кертү фикере дә аның чыгышында яңгырады.

“ТНВ-Планета” язмышы иярченгә бәйле

"Татарстан-Яңа Гасыр" корпорациясе генераль директоры Илшат Әминов чыгышы әлеге каналның эшчәнлегенә еллык хисаптан гыйбарәт булды.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Русиядә иң дефицит товар – иярчен ресурсы.

"Русиядә ике ракетаны галәмгә чыгара алмаганнары өчен безнең “ТНВ-Планета” һаман да эшләтеп җибәрелә алмый. Әмма ни генә булмасын, “Планета” каналы быелның 30 августына кадәр күрсәтә башлаячак, дип уйлыйм", диде ул президент ягына күз салып. Бу карашы аның бер ярдәм сорау мәгънәсенә туры килдеме – анысы аңлашылып җитмәде.

Журналист түрәләре чыгышларының баштагылары рус телендә генә яңгырады. Бер караганда Татарстанда мондый эре түрәләр җыелышларында бары бер телдә генә чыгышлар яңгырау гадәти күренеш. Хәлбуки, чыгыш ясаучылар татар булып һәм залдагыларның күпчелеген татарлар тәшкил итсә дә.

Татарча чыгыш ясаучы да булды

Раил Гатауллин чыгыш ясый
Раил Гатауллин чыгыш ясый
Әмма бу җыелыш башка зур җыелышлардан бераз аермалы булды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин туган телендә чыгыш ясауны өстен күрде.

​Еллар үткән саен татар интернет сегменты нык үсеш кичерә. Бигрәк тә соңгы 2-3 ел эчендә. Моңа төп сәбәпләр булып дөньякүләм интернет проектларының татарлашуы, республика җитәкчелегенең бу мәсьәләгә игътибары арта баруын күрсәтер идем, дип башлады ул сүзен.

Хәзер “Яндекс” эзләү системының татар телендәге интерфейсын файдаланырга, “ВКонтакте” челтәренең татарча версиясен файдаланырга була. Ләкин шулай да татарча сайтлар өлкәсендә башкарасы эшләр шактый әле. Мисал өчен, Татарстан районнары сайтлары нигәдер татарчага күчмиләр. Халкыбызның данлыклы шагыйре туган Арча районы сайты русча гына мәгълүмат бирә, дип белдерде ул сүзен дәвам итеп.

​Раил Гатауллин татар телендә башкарылган интернет проектлар турында да әйтеп үтте. Күп кенә кешенең көннән-көн интернет киңлегенә игътибар итә баруын, татар интернетын киң җәелдерү өчен төрле бәйгеләр оештырылуын сөйләде. Шул ук вакытта татар интернетын үстерүдәге проблемнарга да кагылды.

“Татарстанга ашыгыч рәвештә үз доменын алу зарур”

"Татарстанга домен кирәкме?" дигән темага сораштыру
"Татарстанга домен кирәкме?" дигән темага сораштыру
Аның сүзләренчә, татар интернеты үсеше алдында торган иң актуаль проблемнарның берсе – аның югары дәрәҗәле домены булмавы. “Татнет” термины кулланылышка күптән кереп киткән булса да, реаль татар интернеты рәсми рәвештә юк. Татар интернетының акрын үсешенең төп сәбәбе итеп, нәкъ менә шуны әйтәсе килә. Чагыштыру өчен Казакъстан интернетын гына алып карыйк. Моннан 2-3 ел элек Казакъстандагы сайтларның саны 9-10 мең чамасы гына иде. Алар “.kz” доменын алгач бер-ике ел эчендә аларда 70 мең сайт барлыкка килде. Татарстанда ясалган сайтлар исә “Рунет”та йотылып бара. Күпчелеге бер ел да яшәми.

Татарстан республикасының үз югары доменын булдырсак, беренче чиратта татар сегментындагы ресурсларны арттырырга, икенчедән, “Татнет” кысаларында күп кенә яңа мөмкинлекләрне кертергә мөмкин.

Безгә ашыгыч рәвештә “.tat”, “.tatarstan”, “.kazan” доменнарын теркәү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Республиканың IT-паркы һәм шундый ресурслары булган хәлдә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска иде, дип белдерде Раил Гатауллин.

Рөстәм Миңнеханов: “Мин конструктив диалог яклы”

Коллегия утырышында иң ахырдан йомгаклау чыгышы өчен сүз президент Рөстәм Миңнехановка бирелде. Кеше нинди телдә мәгълүмат алырга тели, без шуның өчен барлык шартларны да тудырырга тиешбез, диде ул, татар телендәге чыгышка игътибар юнәлтеп.

Без бер-беребезне аңлар, хуплар һәм вакытында реакция күрсәтә алыр өчен мин конструктив диалог яклы. Журналистлардан башка, хакимият берни дә эшли алмый, дип ул каләм ияләренең эшен югары бәяләде.
XS
SM
MD
LG