Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчалар өчен яңа програм: һәр бала 62 сүз белергә тиеш


Чаллыда узган елның октябрь ахырында ачылган "Бәләкәч" балалар бакчасы
Чаллыда узган елның октябрь ахырында ачылган "Бәләкәч" балалар бакчасы

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы февральдән республикадагы балалар бакчаларында ике дәүләт телен өйрәтү яңача булачак дип белдерде. Бакчаларда бу хакта ишетмәгәннәр һәм нинди үзгәрешләр буласын да белмиләр.


31 гыйнвар көнне Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов февраль аеннан балалар бакчаларында республикадагы ике дәүләт телен дә өйрәтүгә багышланган махсус програм старт ала дип хисап тотты. Кечкенәләр телләрне яхшылап үзләштерә алсын өчен дәфтәрләр дә, ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен ярдәмлекләр, аудио-видео да каралган, диде ул.

Әсбаплар тулысынча әзер түгел

Гыйлметдиновның бу белдерүе министрлыкның еллык зур җыены, ягъни коллегия алдыннан булды. Коллегия 2 февраль көнне үтте. Баксаң, әлеге програм нигезендә әзерләнгән ярдәмлекләрне дә, укыту әсбапларын да беркем дә кулына тотып карамаган. Министрлыкның мәктәпкәчә тәрбия бирү бүлеге башлыгы Гөлнур Манюрова радиобызга кулланмалар 2 февраль көнне генә нәшрияттан алынып балалар бакчалаларына таратыла башлаячак дип әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстандагы иң кечкенә балалар бакчасы да нәүмиз булып калмаячак, бу җыелма (комплект) аларга да җибәреләчәк.

Манюрова програмның һәм кулланмаларның күпмегә төшүен әйтмәде. Әлегә кадәр әзерләнеп бетмәгән мультфильмнар бар, ди ул. 12 мультфильмның алтысы гына дөнья күргән. Калганнары да чыккач кына програмның тулысынча күпмегә төшүе турында сүз йөртеп булачак.

Татарстан Русиядә мәгарифне үзгәртеп кору нигезендә үзенең “Киләчәк” дип аталган махсус стратегиясен булдырган иде. Бакчаларда республиканың дәүләт телләрен өйрәнү програмы әнә шул “Киләчәк” кысаларында әзерләнгән. Аның өчен акча 2011 елда бирелгән һәм эш тә бер еллап вакытны алган.

Манюрова әлеге програмны әзерләү өчен башта 25 кешедән торган төркем төзелде ди. Аңа югары, махсус уку йортлары галимнәре, методистлар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре кергән. Програмны әзерләү биш юнәлештә барган. Шуның берсе – рус һәм башка милләттән булган балаларны татар теленә өйрәтү өчен кулланмалар әзерләүче төркемгә тугыз кеше кергән. Аларның сигезе нәкъ балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр булган.

“Алар үзләре әзерләгән материалларны шунда ук балалар белән дә сынап карадылар. Икенче көнне ниндидер үзгәрешләр дә кертеп бардылар. Алар балаларга барамы-юкмы икәнлеген дә сынадылар”, ди Манюрова.

Башкортстан тәҗрибәсе дә өйрәнелгән

Әлеге програмда татар телен өйрәнүче рус балалары да, рус телен өйрәнүче татар балалары да бакчадан чыккан вакытта 62 сүз белергә тиеш дип әйтелә. Күпләр нигә ул нәкъ 62, йә ким түгел, йә артык түгел, дигән сорау куя.

Манюрова әйтүенчә, бу сан һавадан алынмаган. Инглиз телен өйрәнү тәҗрибәсе белән дә танышканнар, чит илләргә дә барганнар, Башкортстан бакчаларында тел өйрәтү ысулларын да өйрәнгәннәр.

Бу әлегә күпләр өчен “сер булган” сүзләрне аны төзүчеләрдән кала башкалар белми. Методик ярдәмлекләр нәшрияттан чыккач кына бу програм тулысынча министрлык сәхифәсенә урнаштырылачак, ди Манюрова. Үзе исә ул әлеге 62 сүз балаларга бер-берсен аңлау һәм өйдә аралашу өчен җитәчәк дип белдерә.

Татарстанда балалар бакчалары салуга багышланган “Бәләкәч” дип аталган икенче бер програм нигезендә әле күптән түгел генә ачылган 14-нче санлы бакчада татар төркеме тәрбиячесе Гөлия Нәҗмиева бу 62 сүзне үзләштереп бетерә алмаучылар да булырга мөмкин ди.

“Татар теле белән бер дә таныш булмаган балалар 60 сүзне дә өйрәнеп бетерә алмаслар дип беләм. Монда мин өч-дүрт яшьлек балалар белән эшлим. Безгә өч-дүрт яшьлек балалар рус телендә бер мең сүз белергә тиеш дип әйтәләр. Бер дә татарча белмәгән балага 62 сүзне өйрәтеп булачагын ышандыра алмыйм. Ә менә катнаш гаиләдәге балаларга булдырып булыр дип уйлыйм. Хәзер андый гаиләләр күп. Катнаш гаиләдәгеләрнең әнисе, йә булмаса әтисе татар булгач, балалары да татар теленә күбрәк тартылган кебек миңа”, ди Нәҗмиева.

Нәҗмиева яңа програм әзерләнү һәм февраль аеннан аның бакчаларга кертелә башлаячагы турында ишетмәгән.

Мөдирләр, болай да барсы да яхшы, дип белдерә

Казандагы 309-нчы бакча мөдире Маргарита Никитина үзләрен “гадәти рус бакчасы” дип атый. Ул да мәгариф министрлыгы әзерләгән яңа програмның нәрсә турында икәнен белми. Бу бакча Казанда иң зурларның берсе, 400-ләп бала йөри. Аларда татар төркеме бер генә, анда 27 бала тәрбияләнә. Калганнарга исә атнага өч тапкыр татарча сөйләшергә өйрәнү дәресләре керә.

Казанның 336-нчы балалар бакчасы мөдире Людмила Горбунова да телләрнең яңача өйрәтеләчәге турында ишетмәгән.

“Бездә бүген рус балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү програмы эшләп килә, шулай ук татар милләтендәге балаларны туган телләренә өйрәтү програмы да бар. Без федераль дәүләт програмы һәм үзебезнең бакча програмы нигезендә эшлибез. Аның 30%-ын төбәк компоненты тәшкил итә. Ә бүтән ниндидер яңа програм турында мин әлегә берни дә ишетмәдем”, ди Горбунова.

Кирәк булса безнең балалар бик теләп татарча да сөйләшә, төрле бәйрәмнәрнең 30%-ы шулай ук татар телендә бара, дип тә өстәп куя ул. Әмма шул ук вакытта үзләренең бакчаларында татарча яхшы итеп укый да, яза да белә торган бер генә тәрбияче булуын да әйтте. Мәгариф министрлыгы Татарстанда 6086 тәрбияче татарча белми дип әйтә.

Монда алты төркемнең берсе генә татар төркеме. Бер генә татар төркеме бик аз түгелме соң ул? – дигән сорауга Горбунова: “Кушсалар без тагын бер төркем ача алабыз”, дип белдерә.

“Татарча бәйрәмнәр, аулак өйләр үткәрәбез. Бакчада язылган материалларның 30%-ы төбәк компоненты нигезендә әзерләнә. Методкабинеттан безгә еш кына методик кулланмалар биргәләп торалар. Җырларыбыз да, бу җырларга ноталарыбыз, шулай ук шигырьләребез дә бар. Мин бездә барсы да нормаль дип уйлыйм”, ди Горбунова.

Горбунова әйткәннәр бакчадагы тормышның өчтән бергә якыны татар телен дә өйрәнеп, татар рухында уза дигән хисләр калдыра.

Ата-аналар сөйләвенчә, кайбер бакчаларда җитәкчеләр татар теленә дә игътибар бирелгәнлеген күрсәтү, галочка кую өчен, рус милләтеннән булган, татарча белмәгән балаларга да бәйрәмнәрдә татарча шигырьләр өләшеп, аларны ятлата. “Бала кая барсын инде, ятлый, аннары берни аңламыйча телен сындыра-сындыра аны сөйли. Мәҗбүри булганга һәм аңламаганга татар теленә тискәре караш кына тәрбияләнә”, дип белдерде бер әни.

Програм нәтиҗә бирерме?

Казандагы бер балалар бакчасының исемен белдерергә теләмәгән мөдире мәгариф министрлыгы әзерләгән телләрне өйрәтүче әлеге яңа програм турында шулай ук ишетмәгән. Сездә ул мультфильмнарны күрсәтергә җиһазлар бармы соң?- дигән сорауга ул: “Каян булсын, балаларны ашатырга да акча җитенкерәми”, дип әйтте.

Бакчаларның ниндидер проблемнары булуга карамастан, министрлык әлеге әзерләнгән програмны тормышка ашырырга керешәчәген белдерә. Манюрова сүзләренчә, башта районнардан икешәр тәрбиячене чакырып әлеге яңа програм белән эшләү серләренә өйрәтәчәкләр. Аннан алар үзләренә кайткач белгәннәрен башкаларга да җиткерәчәк. Татарча белмәгән тәрбиячеләрне өйрәтү өчен 140 сәгатьлек курслар үткәреләчәк, ди Манюрова.

Зур акчалар тотылып әзерләнгән бу програмның үтәлеше контрольдә булачакмы, бакчаларда аның нәтиҗәле эшләве белән кемнәр кызыксыныр дигән сорау да килеп туа.

“Бу яңа технологияләр кертелү уңаеннан махсус контроль булмаячак. Мәгариф министрлыгы һәм башка дәүләт структураларының моңа кадәр булган контроле ул яңа технологияләр кертелүгә бәйләнмәгән. Моңа кадәр нинди контроль булган шул килеш калачак”, ди Манюрова.

Хөрмәтле укучылар! Ә сез балалар бакчалары өчен төзеләчәк 62 сүздән торган исемлеккә нинди сүзләр тәкъдим итәр идегез? Рәхим итеп, безнең форумга языгыз. Соңнан аларны министрлык төзегән исемлек белән чагыштырып булыр.
XS
SM
MD
LG