Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан Уфага туры очкыч йөри башлаячак


Киевның «Борисполь» һава аланында хезмәт күрсәтчүе «АэроСвит» ширкәте җәй көнне тагын Русиянең берничә төбәгенә юлчылар ташый башлаячак. Ширкәтнең рәсми сәхифәсе язуынча, алар арасында Уфа шәһәре дә бар.

Яңа очышлар 2012 елның 25 мартыннан гамәлгә керергә тиеш.

Моннан тыш ширкәт киләчәктә Киевтан Казанга очуны да күздә тота. Шулай ук Акмәчеттән Төньяк-Көнбатыш, Урал һәм Идел буе федераль бүлгеләренә дә җәйге маршрутлар ачу карала.

«АэроСвит» Украина һәм Русия төбәкләре арасында юлчыларны ташучы иң өре ширкәт булып санала.
XS
SM
MD
LG