Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Мисырда Порт-Сәиттагы хәлләр сәбәпле матәм көне игълан ителгән


Мисырда чәршәмбе көнне 74 кеше үлеменә китергән Порт-Сәиттагы чуалышлардан соң илдә өч көнлек матәм игълан ителгән.

Порт-Сәиттагы такым Каһирәдәге көндәшләрен җиңгәннән соң, җанатарлар арасында бәрелешләр туа. Ләкин иң күп кеше стадионда бер-берсе арасында кысылып һәлак була.

Хәрби хакимият бу хәлне төптән тикшерергә вәгъдә итте. Югары хәрби шура башлыгы Тантави Мисырны какшатуга юл куелмаячагын әйтте.

Күптән түгелге парламент сайлавында җиңү яулаган «Мөселман кардәшләре» хәрәкәте вәкилләре Порт-Сәиттәге хәлләрнең төбендә сәяси сәбәпләр ята, ә чуалышларны вазифадан чигендерелгән элекке президент Хөсни Мөбәрәк тарафдарлары оештырды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG