Accessibility links

Кайнар хәбәр

13 февральдә Пакыстанда премьер Гиланига карата мәхкәмә эше башланачак


Пакыстанның югары мәхкәмәсе хакимият оешмаларын мыскыл итүдә гаеләнергә мөмкин премьер-министр Йосыф Раза Гиланига карата мәхкәмә утырышы башлау карарын игълан итте.

Утырыш 13 февральдә башланачак. Пакыстан хөкүмәте башлыгын мәхкәмә карарын үтәмәүдә гаеплиләр.

Элегрәк югары мәхкәмә хөкүмәтне Пакыстан президенты Асиф Али Зәрдариның коррупциягә бәйле очракларны тикшерүне яңадан башлау йөкләмәсен бирде. Тикшерү 90нчы елларда туктатылган иде. Хөкүмәт исә президентның кагылгысызлыгына ишарәләп аны тикшерүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG