Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:38

Татар телен кем яхшырак белә? Әлеге сорауга җавапны бу атнада республикакүләм олимпиадада ачыкладылар. Удмуртия мәктәпләрендә туган телебезне өйрәнүче егетләр-кызлар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага җыелды.


Республика мәктәпләреннән ике дистәгә якын укучы татар теле һәм әдәбиятыннан көч сынашырга Ижауга татар гимназиясенә җыелды. Аларның инде күбесе район олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаучылар. Ижау шәһәренең 55нче санлы мәктәбендә татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиеваның укучылары шәһәр күләмендә уздырылган олимпиадада инде призлы урыннар да алганнар. Алар – Фәнис Габбасов һәм Әхмәтов.

Рәмзилә Ганиева

Рәмзилә Ганиева

“Әгәр дә өйдә ана телендә аралашып үсәләр икән, балалар татар теленә тартыла. Бу балалар белән эшләргә дә җиңел”, диде Рәмзилә Ганиева.

Олимпиадада катнашу өчен балаларны алдан әзерли башлаган мөгаллимәләр. Төрле чыганаклардан өстәмә материаллар кулланып, үткән елдагы олимпиада биремнәренә дә игътибар иткәннәр.

9 сыйныфларда укучылар арасында быел катнашучылар саны азрак. Әмма башка еллар белән чагыштырганда быел малайлар күбрәк килгән. Татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиева да туган теленнән көч сынашырга тугызынчы сыйныфта укучы ике малайны алып килгән.

Әлфия Гайсина укучыларга сорауларга ничек төгәл җаваплар язарга кирәклеген аңлата

Әлфия Гайсина укучыларга сорауларга ничек төгәл җаваплар язарга кирәклеген аңлата

“Олимпиадага әзерләнгәндә баланың үзенең көчен сынап карарга теләге булуы мөһим, шул чакта гына ул өстәмә мәгълүмат туплый”, дип уртак фикерләрен җиткерделәр укытучылар Рәмзилә Ганиева һәм Рәсилә Габдрахманова.

Гимназия укучылары арасында быел олимпиадада 10-11 сыйныф укучылары катнаша. “Удмуртия мәктәпләрендә яңа уку стандартлары нигезендә татар әдәбияты дәресләре ике сәгать кенә укытыла. Шуңа да программаны үтәү, аеруча әдәбияттан, кыенлыклар тудыра”, диде Ижау шәһәренең татар гимназиясендә ана теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова. “Балалар хәзер төрле курсларга йөри, аларның вакытлары юк. Минем дәресләр булмаганда, аларның буш вакытларын сайлап, шулай әзерләндек олимпиада”, дип дәвам итте ул.

Олимпиада вакытында. Алда - Алсу Рамазанова

Олимпиада вакытында. Алда - Алсу Рамазанова

Балалар дулкынланып, олимпиада башлануын көтә. Татар гимназиясенең 10- сыйныф укучысы Алсу Рамазанова олимпиадаларда беренче генә тапкыр катнашмый. Күптән түгел шәһәр күләмендә уздырылган олимпиадада икенче урын алган. “Хәзер дә биремнәрне эшләрмен”, дип ышана Алсу.

Мәгариф министрлыгыннан татар теле белгече Әлфия Гайсина укучыларга сорауларга ничек төгәл җаваплар язарга кирәклеген аңлатты. Аларга биремнәр язылган кәгазьләр таратты.

“Олимпиада биремнәре Татарстан мәгариф министрлыгыннан алынды. Алар Русия төбәкләренең рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнү буенча программа нигезендә төзелгән”, диде татар теле белгече Әлфия Гайсина.

Фәридә Кашапова

Фәридә Кашапова

Ижау шәһәренең 10нчы санлы мәктәбеннән быел олимпиадада катнашучылар юк. Моның сәбәбен татар теле укытучысы Фәридә Кашапова болай аңлатты:

“Безнең мәктәптә урыслашкан балалар укый. Дәресләрне дә рус балалары өчен Флүрә Сафиуллина китабы буенча алып барам. Аларда әкренләп туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Мин балаларга бүгенге заманда кеше кимендә өч тел белергә тиеш дип, өченче тел – татар телен тырышып өйрәнергә өндим”, диде Фәридә Кашапова.

Рәсилә Габдрахманова

Рәсилә Габдрахманова

Соңгы елларда республиканың төньяк төбәгеннән олимпиадаларга килүче балалар саны кимеде. Бу укучыларның аз булуы белән бәйле. Шул ук вакытта тагын бер проблема да ачыкланды. Әлфия Гайсина әйтүенчә, районда балаларны башкалага җибәрергә юлга акча тапмаганнар.

Ана теленең үзенчәлекләренә төшенергә, фәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә татар теле олимпиадасы бик кирәкле дигән фикердә укытучылар. Җиңү яулаучылар Казанда төбәкара ярышларда көч сынашачак.

XS
SM
MD
LG