Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның штабы “Сайлаучылар лигасы” белән хезмәттәшлеккә ризалашты


Русия премьер-министры Владимир Путинның сайлау алды штабы “Сайлаучылар лига”сының 4 мартта булачак президент сайлавын берлектә күзәтү тәкъдимен кабул итте.

Штабның җитәкче урынбасары Алексей Анисимов белдерүенчә, лига вәкиле бәйсез күзәтүчеләр белән хезмәттәшлек итүче координацион шура эшендә катнашырга чакырылган.

Элегрәк “Сайлаучылар лига”сының бергәләп хезмәттәшлек итү тәкъдимен президентлыкка намзәт Геннадий Зюганов, Михаил Прохоров һәм Владимир жириновский кабул иткән иде.

Әлеге лига декабрьдә “Гадел сайлаулар” митингында катнашучы бер төркем җәмәгать эшлеклеләреннән төзелде.
XS
SM
MD
LG