Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирле үзидарә: сүзе күп, акчасы юк


Авылда ничә сәгать ут янасын да район башлыгы хәл итә, чөнки авылның бюджетында ул акчалар бөтенләй каралмаган булырга мөмкин.
Авылда ничә сәгать ут янасын да район башлыгы хәл итә, чөнки авылның бюджетында ул акчалар бөтенләй каралмаган булырга мөмкин.

Илдәге вазгыять белән риза булмаганнарның урамга чыгуы сәбәпле, югарыдагы җитәкчеләр “онытылган” демократия казанышларын искә төшерә башлады. Путин белән Медведев берсен-берсе уздырып губернатор сайлауларын кире кайтару мөмкинлеге һәм регионнарга вәкаләтләрне, салымнарны күбрәк бирү кирәклеге хакында сөйләргә тотынды.


Сайлау алдыннан яңача искән шушы җилләргә Татарстанда куаналар гына – ни дисәң дә, бу мөстәкыйльлекне янә арттыра. Бу уңайдан Казандагы җитәкчелек чын демократия, халык сайлавын кайтару мөһимлеге турында сөйли. Ә менә теләсә нинди демократиянең нигез ташларыннан булган җирле үзидарәгә бу демократия җилләре кагылырмы? Аның аз гына булса да мөстәкыйль берәмлек булып борын калкытуына өмет бармы? Татарстан өчен бу институтның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлар өчен бераз тарихка күз салырга була.

Муниципаль реформага кадәр Татарстанда район башлыкларын президент үзе билгеләп куя иде. Шул билгеләп куелган район башлыгы исә – авыл үзидарәсе башлыкларын. Формаль сайлауларны исәпкә алып тору урынсыз – хакимият системасында хәтта Путин да көнләшерлек вертикаль идарә иде.

2003 елда кабул ителгән 131-нче федераль канун нигезендә муниципалитетлар юридик яктан мөстәкыйль берәмлеккә әйләнде. 2005 елдагы беренче муниципаль сайлау шул закон нигезендә узды. Урам халкы үз депутатын сайлый, шул депутатлар – авыл башлыгын. Авыл башлыгы һәм тагын бер авыл советы депутаты район советына депутат итеп сайлана. Шушы закон нигезендә авыл башлыклары юридик яктан район башлыгы кебек үк вәкаләткә ия булган, шушы авылдагы халык белән эшләргә тиешле “хуҗаларга” әйләнде.

“Меңгә бер тулмаган”

Һәр авыл башлыгының үз бюджеты бар, аны ничек бүләсен җирле депутатлар хәл итәргә тиеш. Шулай итеп, 2005 елгы муниципаль сайлау вакытында Татарстанда 999 муниципаль берәмлек башлыгы пәйда булды. Башы белән бик үк дус булмаган кеше хакында “йөзгә бер тулмаган” диләр. Ә бездәге муниципаль берәмлекләр турында “меңгә бер тулмаган” дип әйтергә була. Дөрестән дә, бик үк тулып бетмәгән хакимият институты булып чыкты ул.

Тиктомалдан гына меңгә якын мөстәкыйль “башлык” барлыкка килү кебек демократия тантанасына юл кую авторитар идарә шартларында мөмкин түгел, билгеле. Мең муниципалитет башлыгы белән идарә итүе авыр, алар арасында әллә нинди “киреләре” дә була ала бит. Формаль яктан муниципаль реформаны уздырып та, фактта элеккечә 40 район башлыгын “хуҗа” итеп, иске системаны калдыру акча һәм вәкаләтләрне бүлешү ысулы аша матур гына хәл ителеп тә куйды.

Муниципалитетларга вәкаләтләрне һич кызганмыйча һәм күпләп өйделәр, бер дә “эшебез юк” дип зарланырлык булмады аларның. Авыл башлыгы күп нәрсә өчен дә җаваплы – юл, торак-коммуналь хуҗалык, газ, теркәү, мәгариф, мәдәният, авылның үсеше – санап бетергесез. Вәкаләтләр күп, ә ул вәкаләтләрне үтәү өчен кирәкле акчаны биреп мәшәкатьләнмәделәр.

Әйтик, теләсә кайсы авылда күпер бар, аны ремонтлау миллионнарга тартырга мөмкин. Ә ул миллионнарны бары тик район башлыгы аркылы гына таба аласың. Кая ул күпер – авылда ничә сәгать ут янасын район башлыгы хәл итә, чөнки авылның бюджетында ул акчалар бөтенләй каралмаган булырга мөмкин… Авыл хуҗалыгы үсеше өчен бирелгән акчалар да район башлыгының имзасыннан башка авылга килеп ирешми.

“Яхшы малайлар” һәм “начар малайлар”

Авыл башлыгы “яхшы малай” булса, акча табыла, “начар малай” икән – юк. “Начар малай” авыл халкы алдында берни эшләмәгән сөрхәнтәй булып кала, чөнки әнә – күршесе эшли, ә ул юк! Йә ак флаг күтәреп район башлыгына бирелә, йә эшеннән оча.

Авыл җирлегенең бюджеты дигәнне – чыгымнар исемлеге дип кенә әйтергә була. Ә табышка килгәндә – алары бармак белән генә санарлык. Җир, физик затларга милек салымы, физик затларның табышларына салымның (НДФЛ) ун проценты. Монан тыш муниципаль милекне арендага бирү, нотариус функцияләрен башкарудан кергән “тиеннәр”. Татарстанда нибары 4% авыл җирлегенең генә бюджеты үз чыгымнарын капларлык икәнен әйтсәк тә, аңлашыладыр.

Билгеле булганча, кулыңда акчаңны тотып сөйләшкәндә генә тавышың калын чыга. Ярлы авыл башлыгы тегесен эшлим дисә дә, монысына тотынам дисә дә район башлыгына барып ялынырга тиеш. Акчаны биргән кешенең сорарга да хакы бар – авылның бюджетын бүлгәләүне авыл депутатлары түгел, район, республика ведомстволары башкара. Мөдирең хезмәт хакын биргәндә, бу акчага бер кило колбаса, алты кило ипи аласың дип исемлек тоттырса, кемнең генә яшисе килер икән?

Сәвит вакытында кайчан чәчүгә чыгасын Мәскәү хәл итә иде дип көлеп утырасы юк. Бүгенге теләсә кайсы авылга гына барырга кирәк. Мәсәлән, район башлыгы авыл советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген Мәскәүгә, “Бердәм Русия” фиркасенә җибәреп, раслатырга тиеш. Ул кандидатларның кайберләрен хәтта район башлыгы да белми. Ә Мәскәүдә – беләләр.

Бюджеттан чыгып караганда, башлык өчен авылдагы оешмалар табышлы эшлиме, юкмы – барыбер. Оешмалар түләгән салымның бер тиене дә авылда калмый. Мондый шартларда җирле хакимиятнең кече бизнесның үсеше өчен янып-көеп йөрүен күз алдына китереп буламы? Әлбәттә, юк. Авылда берәр хосусый ширкәт-оешма булу-булмау авыл башлыгы өчен бер генә яктан кызыклы – картлар көнендә ул оешма өлкәннәргә чәй өстәле оештыра алырмы-юкмы? Әгәр авыл башлыгы артык тырышып ташлап, бүтән юнәлештә акча эшләсә, аның өчен шулхәтле начаррак. Әйтик, муниципаль милекне эшмәкәрләргә арендага биреп, елына 50 мең сум акча эшләде, ди. Моңа 50 мең сум “артык” акча кергәнен күреп, югарыдагылар – шалт! Бюджетын 50 меңгә кыскартып куялар. Киләсе елга эшмәкәр арендадан ваз кичәргә мөмкин, шулай итеп, җирле бюджет 50 меңен югалта дигән сүз.

Булдыклы авыл башлыгын очрату авыр

Русия шартларына туры китереп "шомартылган" муниципаль реформа хакимият вертикален астан җимерерлек куркыныч әйбер түгел булып чыкты. Хәтта аның файдалы яклары да бар. Формаль яктан авылның юридик мөстәкыйль булуы район һәм республика түрәләрен күп кенә баш авыртуларыннан коткарды. Проблеманы хәл итүне сорап жалу язучылар өчен стандарт җаваплар барлыкка килде: “Сезнең авыл җирлеге – мөстәкыйль муниципалитет, аның эшчәнлегенә безнең тыкшынырга хакыбыз юк, бигайбә!” Проблемасын хәл итү өчен авыл башлыгына барса – акча юк дигәнне ишетә агай, районга барса – авыл башлыгыннан сора дигәнне. Авыл башлыгына исә һәрвакыт авызлык бар – район башлыгы теләсә кайсы тикшерүче органны җибәреп, авыл башлыгына штраф сала ала. Чүп бармы авылда – штраф, тыкрыкта үлән үсәме – штраф, күпер җимерек хәлдәме – штраф.

Авыл башлыгының хокуксыз зат итү өчен тырышуның нәтиҗәсе авыл халкы өчен аянычлы. Авыл башлыгы кәнәфиендә сәләтле, булдыклы җитәкчеләрне очрату бик авыр. Күпчелек очракта алар “хуҗа” сүзенә ләббәйкә дип, авыл халкының сүзенә китсәнә дип торучы затлар. Урынсыз кыйналып, һәрдаим түрәләргә тәлинкә тотып эшләп йөрүгә һәркем сәләтле түгел.

Авыл районга карап яши, ә район кемгә карап яши? Район – республикага. Район башлыгы һәр тиенен республика җитәкчелегенә барып теләнергә мәҗбүр. Менә бер генә мисал. Нефть тапкан Чирмешән районында берничә ел элек 10 миллиард сумлык табыш җыела иде. Ә районның бюджеты – 350 миллион сум. Әле аның да һәр тиенен район башлыгы якларга, исбат итәргә тиеш. Формаль яктан, район да мөстәкыйль.

Чынлыкта аларны элеккечә президент, аның вакыты булмаса, аның күләгәсе Илдар Шәфкатович барып алыштырып кайта. Дөрес, район советында рәвешен китереп, тавыш биргән булалар анысы, андамыни хикмәт? Ябык тавыш бирү ысулы булмагач, ни пычагыма ул кул күтәрүләрне сайлау дип әйтергә?

Ат булып тумаганыңа үкенерсең!

Менә Чистай районы бюджеты. Әгәр аны дөрестән дә район халкы кабул итсә, ул кеше өчен булыр иде. Ә Чистайның район бюджеты (юк, көлмәгез!) ат мәнфәгатьләрен кайгыртып төзелгән. Республика җитәкчелеге “Татарстанда атлар бетә, аларны сакларга кирәк” дигән фәрман биргән иде, районнар "айт!" дигәнгә "тайт!" диеп инде бюджетларын да шуны күз алдында тотып төзеп куйганнар.

Мәсәлән, “Авыл яшьләре” программасы өчен бюджетта 100 мең сум акча каралган. Бер елга! Чистайдагы 100 авылга бүлсәң, бер авылга аена 80 сум килеп чыга. Бер депутат шул хакта чыгыш ясагач, яшьләргә тиешле акчаны дүрт тапкырга арттырганнар – 400 меңгә күтәрелгән. Санап тотсаң җитә ул!

Ә менә атлар үсеше өчен район алдагы 4 елда 100 миллион (!) сум акча тотарга җыена. Чөнки президент атларны үрчетергә кушты. Ике санны янәшә куеп чагыштыру да куркыныч – ат булып тумаганыңа үкенә башлавың бар.

Шулай да ике програмдагы саннарны янәшә китерүне кирәк дип таптым:

2012 елда яшьләргә – 391 мең, атларга – 2 миллион;
2013 елда яшьләргә – 440 мең, атларга – 32 миллион;
2014 елда яшьләргә – 500 мең, атларга – 31,5 миллион;
2015 елда яшьләргә – 549 мең, атларга – 31,5 миллион.

Атлар яшьләргә караганда дистәләрчә тапкыр кадерлерәк булган дәүләттән ни көтәргә?

Бал-бал дип әйткәнгә карап, авыз балланмый. Муниципаль реформа дигәнгә карап, авылга да мөстәкыйльлек килмәде. Президентлыкка кандидат Путинның “якын киләчәктә салымнарның күбрәк өлешен, аерым алганда юридик затларның милекләренә салымны муниципалитетларга калдырырбыз” дип вәгъдә бирүенә дә ышанасы килми. Ун ел буена калдырмаганны нигә иртәгә калдыра башласын инде ул? Кем комачаулаган соң аңа бу эшне президент булган вакытта башкарырга? Соң үзе бит инде җирлекләрдә булган салымнарны тартып-йолкып Мәскәүгә алып бетерде!

Авыл җирлекләренең хокуксызлыгы турында сүз барганда җитәкчеләр Мәскәүне гаепләргә ярата. Ләкин бу очракта Татарстан җитәкчелегенең дә хакимиятне халыкка тапшыру өчен кулыннан килгәнен дә эшләмәвен әйтергә кирәк. Мәскәүне вертикаль төзүдә гаепләгән Казан районнарга карата үзе “мәскәүчә” сәясәт алып барды. Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк – бездә һаман да шул район “гылавасы” да, “силсәвит персидәтеле” заманы!
XS
SM
MD
LG