Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда футбол үтерешеннән соң өч көнлек матәм


Мисыр стадионында үтереш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Мисырның Порт Сәит шәһәрендә футбол җанатарлары бәрелешендә 74 кеше һәлак булганнан соң, илдә өч көнлек матәм башланды.

Мисырда әле дә хакимиятне үз кулында тотучы югары хәрби шура Порт Сәиттә көндәш футбол җанатарлары арасындагы бәрелештә кимендә 74 кеше һәлак булганнан соң илдә өч көнлек матәм игълан итте.

Чәршәмбе көнне булган бу бәрелеш Мисыр тарихында җанатарларның иң канлы бәрелеше. Дөньяда исә шуңа охшаш куркыныч хәл соңгы тапкыр 1996 елда Гуатемала шәһәрендә булган иде. Ул чакта анда җанатарлар арасындагы бәрелеш нәтиҗәсендә 84 кешенең гомере өзелде.

Дөнья футбол идарәсе ФИФА башлыгы Сепп Блэттер Мисырдагы кан коюны «футболның кара көне» дип атап тетрәнү һәм кайгы белдерде.

Бәрелеш Порт Сәитнең әл-Масри һәм Каһирәнең әл-Аһли такымнары арасында Мисыр лигасы уеныннан соң башланды. Җанатарлар футбол кырына йөгереп чыгып бәрелешләр, этеш-төртеш һәм таптаулар башланды.

Порт Сәит стадионындагы бәрелеш
Порт Сәит стадионындагы бәрелеш
Мисыр эчке эшләр министрлыгы 74 кешенең, шул исәптән бер полиция хезмәткәренең үлемен раслады. 248 кеше, шул исәптән 14 полиция хезмәткәре яраланган, 47 кеше кулга алынган.

Әл-Аһли җанатары Ислам Фәтхи бәрелеш вакытында кайбер кешеләрнең югалуына борчылу белдерде.

«Ни әйтергә дә белмим инде. Минем туганнан туганым анда һәм мин аның белән бәйләнешкә керә алмыйм. Кичерешләремне сүз белән аңлатып булмый. Миңа бары тик аның исән булуын раслау гына кирәк. Аларны алып кайтырга хәрби көчләр җибәрелгән диләр. Әмма, бер дустым аларның Каһирәгә поезд белән кайтырга юлга чыкканын һәм бик куркуын әйтте», ди Фәтхи.

Хәбәрләргә караганда, Порт Сәиттәге бу бәрелешнең бер ел элек Хөсни Мөбәрәкне хакимияттән төшергән сәяси чуалышларга катнашы юк.

Каһирә тимер юл вокзалында Порт Сәиттән яралыларны алып кайтуны көтәләр
Каһирә тимер юл вокзалында Порт Сәиттән яралыларны алып кайтуны көтәләр
Сәяси күзәтүчеләр исә бу хәл полициянең иминлек тәэмин итә алмавын күрсәтә ди. Бәрелеш вакытында шунда булган йөзләрчә полиция хезмәткәре үтерешне туктату өчен берни дә эшләмәгән диелә. Кайберәүләр инде полициягә һәм хәрби шурага бәрелешне туктатмаган өчен гаепләү белдерде.

Порт Сәиттә булган бу хәлдән соң апрель аенда Каһирәдә Африка беренчелеге лигасы уенында булган вакыйга искә алынды. Анда да меңнәрчә җанатар футбол кырына бәреп чыкты, полиция аларны туктата алмады.
XS
SM
MD
LG