Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау китапханәсендә күчерелгән авыллар фаҗигасе турында сөйләштеләр


Китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина «Хуш, Агыйдел!» китабы белән таныштыра
Китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина «Хуш, Агыйдел!» китабы белән таныштыра

Үткән ел Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсе “Татар китабы бүләк итәбез” дигән акция игълан иткән иде. Китапханә киштәләре татар халкының тарихына багышланган, татар авторларының әсәрләре белән баетылды. Бүләк итеп тапшырылган китаплар арасында Ягъсуф Шәфыйковның «Хуш, Агыйдел!» исемле китабы да бар. Әлеге китап Түбән Кама сусаклагычы төзелеше диңгез өсте тигезлегеннән 68 метр биеклеккә күтәрелеп, Агыйдел буенда урнашкан күп кенә җирләрнең су астында калуы һәм бу җирләрдән авылларны күчерү вакыйгаларына багышланган.


Китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина Актаныш һәм Әгерҗе районнары авыллары һәм Түбән Кама су саклагычы күтәрелеп, авыллардан күченеп киткән кешеләрнең язмышы белән кызыксынып, әлеге китап турында укучылар белән фикер алышу оештыруны китапханә планына керткән. Шулай ук «Хуш, Агыйдел!» китабы авторы Ягъсуф Шәфыйковның агымдагы елда 75 яшен билгеләп үтүен дә исәпкә алып, әлеге китапка укучыларның игътибарын юнәлтергә булган.

Китапханәдә укучылар белән очрашу Ягъсуф Шәфыйковның тормыш юлына күзәтү ясаудан башланды. Аннан соң Рәмзия Гыйззәтуллина үткән гасырда халык тормышына уңай шартлар китергән электрның шул ук вакытта меңләгән гаиләләргә кайгы да алып килүе хакында җиткерде.

Флүс Гафуров Өшәр авылы турында сөйли
Флүс Гафуров Өшәр авылы турында сөйли
Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Башкортстан һәм Удмуртиянең күп кенә районнарында меңләгән гектар сөрү җирләрен, болыннарны су басуы сәбәпле, елга буйларында урнашкан авыллардан, (бу төбәкләрдә аеруча татар авыллары күп санала) су астында калып, милләттәшләребез туган җирләреннән күчеп китәргә мәҗбүр була.

“Хуш, Агыйдел!” китабы авторы Ягъсуф Шәфыйков шушы фаҗигане үзе кичерә. Китапта автор әлеге төбәкләрдә яшәгән кешеләрнең кичерешләрен сурәтли.

Очрашуда Актаныш районы Өшәр авылының картадан ничек югалуы турында шушы авылда туып үскән Флүс Гафуров сөйләде. Инде 70нче еллар башында ук аларның гаиләсе Ижауга күчеп килеп урнашкан.

Алия Актанышка багышланган шигырь сөйли
Алия Актанышка багышланган шигырь сөйли
Агыйдел буйларын, Актаныш төбәген сагынып яши Гафуровлар гаиләсе. Үзенең оныгы кечкенә генә Алиягә дә кадерле Актанышы турында шигырьләр өйрәткән.

Йорт-җирләрен туздырып, туган илен калдырып, иң мөһиме – берничә буын ата-бабалары күмелгән каберләрне казып күчерүне якташыбыз шагыйрь Ринат Батталовка да кичерергә туры килгән. Бу хәлләр Татарстанның Әгерҗе районында булган.

Ринат Батталовның иҗатында да бу вакыйгалар чагылыш тапкан. Туган авылы Рыс нигезләре инде дистә еллар су астында. “Бу якларга барып, яр буена утырып, елашып кына кайтабыз”, диде Ринат Батталов.

Татар авылларында яшәгән кешеләр, аеруча Актаныш төбәгеннән милләттәшләребез, үз хөкүмәте үз халкын яклый алмавына гарьләнеп, чит төбәкләргә күчеп китәргә карар кабул итүләрен дә ассызыклап үтә Ягъсуф Шәфыйков үз китабында.

Ринат Батталов иҗатында су басу фаҗигасе вакыйгалары бар
Ринат Батталов иҗатында су басу фаҗигасе вакыйгалары бар
Актаныш районы авылларыннан күпләр Удмуртиянең Сарапул, Ижау шәһәрләренә килеп урнаша. Монда аларны икенче фаҗига – телне югалту көтә. Башта туган нигезен туздыру, тарихи бәйләнешне эзү, аннан телен югалту – болар барысы да татар халкының тамырына балта белән чабу түгелме соң дигән сорау да урынлы.

Ринат Батталов моңа болай җавап бирде: “Туган ягыннан күчеп китеп, гаилә кору турында уйламадылар. Башта урнашырга кирәк иде. Балалар тудыру икенче планга калды. Хәзер демография дип әйтәбез. Менә шуннан башланды бу проблема”, диде Батталов.

Тагын икенче бер фаҗига – кайбер авылларны су басу ихтималы дип, елга буйларыннан күчерделәр. Әмма ул авыллар туздырылып, алар урынына су килеп җитмәгән җирләр дә бар. Ул җирләргә авылдашлары җыелып әле хәзер дә Сабантуйлар уздыра икән. Бу хакта Минзәлә районыннан Гөлисә Зарипова сөйләде.

Шундый китаплар язылу, очрашулар – үзара фикер алышу булып кына калмыйча, хакимиятләргә Кама сусаклагычын тагын алты метрга күтәрү фикереннән кире кайтырга ярдәм итүе дә билгеле. Удмуртия һәм Башкортстан хөкүмәтләре, шулай ук экологлар һәм “яшелләрнең” басымы нәтиҗәсендә Түбән Кама сусаклагычын күтәрүне туктату турында канун кабул ителде.
XS
SM
MD
LG