Accessibility links

Ижау балалар бакчасында – кышкы бизәкләр


Балалар таудан шуа
Балалар таудан шуа

Балалар бакчаларында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Балаларга һәр ел фасылының үзенчәлеген аңлату, аларга саф һавада уйнау өчен мөмкинлекләр тудыралар. Кышның матурлыгына соклану, аңа кагылган сынамышларны белү, төрле уеннар уйнау – болар барысы да тәрбия һәм белем бирү программасында караган.


Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы кышкы бизәкләргә күмелгән. Капка төбеннән үк кыш фасылына туры килгән матур рәсемнәр, боздан ясалган сыннар каршы ала. Балалар рәхәтләнеп шунда юана. Ул гына да түгел, уйнау бүлекләрендә балаларны тагын да кызыклы сыннар, кардан таулар, уенчыклар көтә.

Бриллиант Абдрахманова
Бриллиант Абдрахманова
“Балаларга уйнар өчен нәрсә генә әзерләмәде тәрбиячеләр ата-аналар белән. Таулар да, боздан коелган төрле сыннар да. Алар һәр төркемнең уен бүлемтегендә төрледән-төрле. Агымдагы елның Аҗдаһа елы булуын истә тотып, аны да боздан коярга онытмадык”, дип сөйләде бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.

Малайлар-кызлар кышның суыкларыннан бердә курыкмый. Саф һавада уйнарга чыгу – алар өчен сөенеч. Һәр төркемнең үз җир бүлемтеге матур итеп бизәлгән. Анда аларга төрле уеннар уйнарга мөмкин: кемнең күңеленә нәрсә хуш килә – барысы да әзер.

Ләйсирә Йосыпова
Ләйсирә Йосыпова
Малайлар хәрәкәтле уеннарны ярата икән – алар өчен хоккей таяклары шунда, кемгәдер чаңгыда йөрү ошый – шунда ук чаңгылар да бар. Ә барлык төркемнән балалар таудан шуарга ярата.

Балаларны физик яктан чыныктыру өчен дә боздан ясалган төрле фигураларны кулланып була.

Малайлар-кызларны кечкенәдән эшкә өйрәтүне дә күздә тоталар бакчада. “Шуңа да өлкәннәргә булышу өчен уенчыклар белән беррәттән, кечкенә генә эш кораллары бар”, диде бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова.

Малайлар-кызлар уеннар белән генә мавыкмый, һәр ел фасылына кагылган әйтемнәр, сынамышларны да өйрәнә. Шулай итеп балалар уен аша ел фасылының сынамышлары белән таныша, уен рәвешендә алган белем балалар күңелендә яхшы саклана дигән фикердә татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова.

Шунда ук татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова балалар белән уеннарны да кабатлап ала.

Кышкы суыкларда да балаларны саф һава сулатып кына калмыйлар, алар шунда белем дә туплый. Урамда чын-чынлап суык көннәр хакимлек итә. Әмма балалар эссе кояш астында кызарып пешкән алмадай. Димәк, көчле рухлы, физик яктан сәламәт балалар үсә.
Кечкенәләр төркеме
Кечкенәләр төркеме
XS
SM
MD
LG