Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуров:Русия сайлау органнарына читтән басым бара


Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владиир Чуров сайлау оешмаларына читтән басым бара дип белдерде.

БДБ илләре күзәтүчеләре белән очрашуда Чуров нигездә “Яблоко” фиркасен оештыручы Григорий Явлинскийны президентлыкка намзәт итеп теркәмәү мәсьәләсен яңадан тикшерергә чакырган Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштонны тәнкыйтькә тотты.

Алдагы көнне Чуров Үзәк сайлау комиссиясенең инде мартта узачак президент сайлавына БДБ илләре һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросыннан 69 күзәтүчене теркәүне әйтте.
XS
SM
MD
LG