Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхенда иминлек халыкара конференциясе ачыла


Бүген Мүнхенда ел саен уза торган иминлеккә бәйле халыкара конференция ачыла.

Нигездә анда дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, куәт министрлары,танылган икътисадчылар һәм хәрби экспертлар катнаша. Бу юлы 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк чарага 128 дәүләт вәкилләре киләчәк.

Конференциядә атом коралы, Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш, глобаль икътисади кризис,энергия байлыклары иминлеген булдыру мәсьәләләре тикшереләчәк.

Аерым игътибар Кытайның Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Тын океаны төбәкләренә тәэсире артуына биреләчәк.
XS
SM
MD
LG