Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03

Кавказ әмирлеге тыныч халыкка һөҗүмнәрне туктата


Доку Умаров уртада (яңа видеодан)

Доку Умаров уртада (яңа видеодан)

Төньяк Кавказдагы бәйсезлек сугышчылары Путин хакимиятен якламаучы тыныч халыкка һөҗүмнәрне туктатуын белдерә.

Төньяк Кавказдагы бәйсезлек сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров үз сугышчыларына Русиянең тыныч халкына һөҗүмнәрне туктатыгыз дип әмер биргәнлеген белдерде.

Җомга көнне kavkazcenter.com интернет сәхифәсенә чыгарылган 4 минутлык видеода Умаров Русиядәге гади халыкны премьер-министр Владимир Путин хакимиятен һәм аның “чекист режимын” якламаучы “тыныч халык” дип атый.

“Русиядәге хәзерге вакыйгалар тыныч халык Путинның чекист режимын инде яклавын күрсәтә. Хәзер инде бу тыныч халык Кавказда исламга каршы рәхимсез сугыш алып баручы шул режимның тотыгы хәлендә. Шушы вәзгыятьтә без Русиядә әзерләнүче яки гамәлгә ашырылучы махсус хәрби чараларада бу тыныч халыкны сакларга тиеш булабыз”, диде Умаров.

Кавказ әмирлеге исемле сугышчан төркем җитәкчесе Умаров Русиядәге берничә террор һөҗүме өчен, шул исәптән бер ел элек Мәскәүнең Домодедово һава аланында 37 кешене үтергән шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Умаров шулай ук 2010 елның мартында Мәскәү метросында 40 кешенең гомерен өзгән ике шартлау өчен җаваплылыкны да үз өстенә алган иде.

Яңа видеода Умаров ислам мөселманнарга каршы сугышучы Русия җитәкчелегенә ярдәм итмәгән һәм аны якламаган русияләргә зарар китермәскә куша ди.

Шул ук вакытта Умаров Русия хәрбиләренә, иминлек көчләренә һәм Төньяк Кавказда Мәскәү яклы сатлык хакимият вәкилләренә һөҗүмнәрнең дәвам итәчәген әйтә.

Яңа видео икенче Чечня сугышы чорында зур популярлык казанган Владимир Путин өченче мөддәткә президент булып сайланырга җыенган вакытка туры килде.

Барлык Төньяк Кавказда ислам дәүләте төзү өчен көрәшүче Кавказ әмирлеге төркеме төбәктә Русия хәрбиләренә каршы инде берничә ел сугыш алып бара.

Бер ел элек Умаров Идел-Уралны да Кавказ әмирлегенә кушуын игълан иткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG