Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Доку Умаров Русия тыныч халкына һөҗүм итмәскә йөкләмә бирде


Төньяк Кавказдагы “Кавказ әмирлеге” экстремистик төркеме башлыгы Доку Умаров Русиядәге тыныч халыкка һөҗүмне булдырмау турында йөкләмә бирүен әйтте.

“Кавказ- Центр» сәхифәсендә урын алган белдерү һәм дүрт минутлык видеода Умаров Русиядәге соңгы вакыйгалар “чекист” Владимир Путин режимын яклаучыларның азаюын күрсәтә дип әйтә. Умаров сүзләренчә, аның һәм тарафдарларының “мөселманнарга каршы сугышта” катнашмаучыларга каршы хәрәкәт итү принципларга туры килми.

Шул ук вакытта көч структуралары, армия һәм махсус хезмәтләргә элеккечә һөҗүмнәр булачагы ассызыклана.

XS
SM
MD
LG