Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Украинада өшеп үлүчеләр саны кинәт арткан


Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тән суыну һәм өшү нәтиҗәсендә хастаханәләрдә 11 кешенең үлүен, 64 кешенең урамда, 26 кешенең өйләрендә үле килеш табылуын белдерде.

Украина шәһәрләрендә өч меңнән артык җылыту урыны эшли. Кирәк кеше анда җылынып чыгу гына түгел, ашый да ала. Узган төндә Украинаның төньяк һәм көнбатыш өлешләрендә һава 32 дәрәҗәгә кадәр суынды.

Соңгы өч көндә генә дә илдә миллиард шакмак метр табигый газ яндырылган. Хөкүмәт Мәскәүнең Украина аркасында соңгы көннәрдә кайбер Европа илләренә азрак газ килә дигән гаепләвен кире кага.

XS
SM
MD
LG