Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда өч тарихи бина сатылган


Бүген Казанның җир һәм милек комитетында архитектура һәм тарихи кыйммәткә ия булган өч бина сатылды. Бу Тукай урамындагы Апанай йорты, шул ук урамдагы Сабитова йорты һәм Нариман урамындагы Рәхимкулова-Тайкич йорты.

“Вечерняя Казань” язуынча, барлыгы 1374 квадрат метр мәйданга 22 сатып алучы дәгъва иткән.

Апанаев һәм Сабитова йорты 5 миллион 100 мең сумга сатылган. Әлеге тарихи биналарны Казанда яшәүче Геннадий Баранов сатып алган. Ә Нәриман урамындагы йорт «Спектр-Инвест» оешмасына сатылган. Әлеге ширкәт 8 миллион сум тәкъдим иткән.
XS
SM
MD
LG