Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөбәер Мифтахов: "Русия президентын сайлау – татарга үз фикерен әйтү форсаты"


"Татар халкының урам җыеннарына чыгуы – көрәш ысулларына өйрәнү дә", ди Зөбәер Мифтахов.
"Татар халкының урам җыеннарына чыгуы – көрәш ысулларына өйрәнү дә", ди Зөбәер Мифтахов.

Чаллыда яшәүче биолог һәм журналист Зөбәер Мифтахов, узган елның декабрь аенда булган парламент сайлауда татарлар үз мәнфәгатьләрен чагылдырган проблемнарны күтәрә алмады, дип саный. Алдагы президент сайлавы татар халкына үз сүзен әйтергә, бердәм каршылык күрсәтергә җай булып тора ди ул.


Зөбәер Мифтахов – заманында “җәнҗаллы” журналист дигән исем алган шәхес. Соңгы елларда аның язмалары матбугатта әллә ни күренмәсә дә, ул дөньякүләм, шул исәптән, татарга кагылышлы сәясәт белән якыннан таныш. Безнең белән булган әңгәмәдә ул демократик көчләр оештырган чараларда татарлар да катнашырга тиеш, бу – көрәшнең бер ысулы дигән фикерне дә әйтте. Сүз башы декабрь аенда дәүләт думасына булган сайлау, аның барышында булган хәрәмләшүләр хакында булды.

“Алдашуларны ачыклау – тикшерүчеләр эше. Аларны тапканнар икән, дөреслеген раслаганнар икән, бу күренешне хаклы дип танырга кирәк. Узган парламент сайлавында татар үз фикерен белдерергә тиеш иде. Хәзерге вакытта турыдан-туры татар депутатын сайлау мөмкин түгел, шуңа да карамастан, татарлар үз мәнфәгатьләрен чагылдырган фикерләрне күрсәтергә хокуклы иде. Бу эшне татар милли хәрәкәте вәкилләре алып барырга тиеш булгандыр. Әмма мондый эш булмады. Бары сайлаудан соң гына нәрсәдер кузгатып, сөйләнеп алдылар.

Алда торган президент сайлавы да татар үз фикерен әйтә алмый торган сайлаудыр. Монда дүрт кенә намзәт [дөресе: биш намзәт – Azatliq.org]. Аларның берсе генә дә татар халкы дип сөйләми. Шул ук вакытта бу сайлау безгә татар мәнфәгате өчен көрәшү мөмкинлеген, фикер әйтү урыны бирә. “Путин җиңәчәк” дип алдан фаразласалар да, сайлауда катнашырга кирәк. Фирка җитәкчеләренә “син президент булсаң, нинди сәясәт алып барыр идең?” дигән сораулар да куела. Менә монда да безнең татар халкының сораулар һәм таләпләр куюы мөһим бурыч булып тора. “Син президент булсаң, татар халкы, башка барлык милләтләрнең тигез яшәве өчен нәрсә эшли аласың?” дигән сорау куелырга тиеш. Бу сорауга тегеләр җавап бирергә мәҗбүр була. “Бердәм Русия”дән Путин була икән, шуны-шуны күрсәтергә, әгәр коммунист икән, элекке яхшылыкларны кайтаруын әйтергә тиештер.

Жириновский ЛДПРы үз йөзен күрсәтте инде, Русия урыс халкы өчен булырга тиеш дип. Менә бу очракларда татарлар бердәм каршылык күрсәтә ала. Сайлау безгә үз сүзебезне әйтергә форсат бирә. Үз сүзеңне дистә еллар буена әйтә-әйтә, халык фикерен формалаштырырга кирәк.

Урамга чыгулар да көрәшнең бер төре. Зур сәяси көчләр урамга чакыра икән, чыгарга кирәк. Бу чарада катнашмаганнар халыкның бердәм икәнен күрсен. Мондый җыеннарда татарча чыгышлар, шигарләр дә булсын. Бу каршылык хәрәкәтен күпчелек урыслар оештыра бит. Анда татарның бурычы – үзеңне күрсәтү. Татар халкының урам җыеннарына чыгуы – көрәш ысулларына өйрәнү дә бит әле. Әлеге каршылык чараларын урыс шовинистлары гына оештыра дигән фикер белән риза түгел, аны урысларның һәм башка халыкларның демократик көчләре, сүз иреге өчен көрәшүчеләр оештыра. Шуңа күрә, мөмкин булганча катнашырга кирәк. Катнаштырмыйлар икән, анысы икенче мәсьәлә”, дип фикер йөртә Зөбәер Мифтахов.

Чаллы татар милли хәрәкәтенең президент сайлавына, Путин намзәтенә “бойкот” игълан итү турында да сөйләшү булды. “Бойкот” сүзе артында нинди гамәлләр торуы миңа әлегә аңлашылып бетми”, диде Зөбәер әфәнде.
XS
SM
MD
LG