Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:50

“Газпром” Европага газ җибәрү күләме киметелүен таныды


Русиянең “Газпром” ширкәте берничә көндә Европага газ бирү күләме 10%ка кадәр киметелүен таныды.

Бу хакта бүген Русия премьер-министры Владимир Путин катнашында узган киңәшмә вакытында ширкәт җитәкчесе вәкиле Андрей Круглов белдерде. Ул шулай ук хәзер Европага газның элекке килешүләр кысаларында җибәрелүен өстәде. “Көнбатыш Европадагы партнерлар сораган өстәмә күләмне “Газпром” канәгатьләндерә алмый”, диде Круглов.

Элегрәк Европа Шурасының энергетика оешмасы Русия газының Европаның сигез иленә, шул исәптән Польша, Словакия, Маҗарстан, Болгарстан, Италиягә җибәрү күләме кимүе турында хәбәр ителде. Брюссельдә моны һаваның кинәт суыну сәбәпле дип саныйлар. Шул ук вакытта Европа белгечләре газ белән хәлләр кискен тормавын әйтә.

XS
SM
MD
LG