Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

БМО: узган елны Әфганстанда көч кулланудан 3 меңнән артык тыныч халык үлгән


БМО мәгълүматларына караганда, Әфганстанда инде бишенче ел рәттән көч куллану нәтиҗәсендә тыныч халык арасында үлүчеләр шактый арта.

Әфганстанда эшләүче БМО белгечләре сүзләренә караганда, узган елны өч мең тыныч халык үтерелгән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 200 кешегә күбрәк. Күпчелек кеше интихарчылар һөҗүме, юл буенда куелган бомба шартлау кебек террор гамәлләреннән һәлак була. Гомум үлгән халыкның 77% талиплар җаваплылыгында дип әйтелә.

БМО шулай ук узган елны 180 меңнән артык әфганлының качакларга әйләнүен ассызыклый. 2010 елны бу сан ике тапкырга диярлек азрак иде.

XS
SM
MD
LG