Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Сүриядә армиянең халыкка каршы чарасында корбаннар саны арта


БМОның иминлек шурасы Сүриядәге хәлләр турында резолюция өлгесен тикшерер алдыннан, илдә көч куллану арта. Лондонда баш бинасы булган хокук яклау үзәге белдерүенчә, җомга көнне Хомс шәһәрендә хөкүмәт көчләре белән президент Бәшәр Әсадка каршы булучылар арасындагы бәрелешләрдә ким дигәндә 217 тыныч кеше үтерелгән.

Сүрия дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары моны кире кага. SANA дәүләт агентлыгы бу үтерүләрдә «кораллы террор төркемнәрен” гаепләде.

XS
SM
MD
LG