Accessibility links

Казанда митингта бер меңләп кеше катнашты


Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле митингында бер меңләп кеше катнашты. Анда “Дәүләт думасына булган сайлау нәтиҗәләрен танымаска”, “Путинның президент булуын теләмибез” дигән шигарьләр бар иде.

Чараны оештыручылар арасында Коммунистлар, Яблоко һәм берничә башка фиркаләр булды.

Анда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә катнашты һәм милли хәрәкәт исеменнән язучы, җәмәгать эшлеклелесе Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясады. Ул Путин милләтләрнең дошманы һәм безнең президент булырга тиеш түгел дигән фикер әйтте.

Мулланур Вахитов һәйкәле яны камап алынган иде. Полиция вәкилләре барысын да тикшереп кертте.
XS
SM
MD
LG