Accessibility links

Пакыстанның Төньяк-Көнбатышында шартлауда хәрби һәлак булды


Пакыстанның Төньяк-Көнбатышындагы Куррам районында хәрбиләр машиналары барган юлда бомба шартлаган. Бер хәрби һәлак булган.

Җирле хакимият белдерүенчә, шартлаудан соң, бер төркем сугышчылар хәрбиләргә ут ачкан. Атышларда 12 хәрби яраланган. Сугышчылар арасында зыян күрүчеләрнең булу-булмавы билгеле түгел.

Соңгы берничә елда Пакыстанда талибларны яклаган сугышчылар берничә мең хәрби һәм иминлек көчләрен үтерде.
XS
SM
MD
LG