Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров 7 февральдә Димәшктә Сүрия президенты белән очрашачак


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм тышкы күзләү башлыгы Михаил Фрадков 7 февраль көнне Димәшктә Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән очрашачак.

Русия тышкы эшләр министрлыгында Мәскәүнең Сүриядә хәлнең тотрыклануы һәм демократик реформалар уздыру өчен тырышачакларын әйттеләр.

Алдагы көнне Русия һәм Кытай Әсадны вазифадан китәргә чакырган БМО иминлек шурасы резолюциясенә чик куйды. Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин әлеге текстны режим алмашуга өстенлекне күздә тота дип белдерде.

"Иминлек шурасының карары шундый гына була ала иде. Чөнки халыкара җәмәгатьчелекнең кайбер вәкилләре Сүрия кризисы башыннан бирле режим алмашуга чакырып, оппозицияне хакимияткә каршы котыртып һәм кораллы көрәшкә чакырудан чирканмыйча сәяси тотрыклык урнаштыруга мөмкинлеген юк итә килде", диде Чуркин.

Иминлек шурасының калган 13 вәкиле Русия белән Кытайның резолюциягә чик куюын тәнкыйтькә тотты. Американың БМОдагы даими вәкиле Сюзан Райс берничә ай дәвамында иминлек шурасы резолюцияне тоткарлаган ике аның вәкиленең капканында торуын әйтте.

«Аларның кулы киләчәктә түгеләчәк канда булачак», диде ул.
XS
SM
MD
LG